Игенченең күңеле кырларда

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Игенченең күңеле кырларда

15 апрельдә “Северный” хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар–киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Бу көнне Шушмабаш белән Шекә авыллары арасындагы юл буенда тезелеп киткән тракторлар игътибарны үзенә җәлеп итәрлек иде.

– Бүген тракторларга техника карау оештырабыз, – диде “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Габделхак Касыймов. – Нинди таләпләр куелуын тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез. Әлегә техник карау “Курса МТСы”, “Игенче”, “Аю” ширкәтләрендә генә узды. Бар таләпләр дә кешеләр иминлеген саклау максатын күздә тота.

Комиссия әгъзалары һәр тракторны эшләтеп, йөртеп карап бәя бирделәр, тормоз тотамы, утлар янамы – һәммәсе исәпкә алынды.

– Тырышып әзерләнгәннәре күренеп тора, – диде Габделхак Касыймов соңыннан йомгак ясаганда. – Вак–төяк кимчелекләр бар, аларын да күрсәттек.

Комиссия, инженерлар техник карау белән мәшгуль булганда, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар Носы амбарына юл тотты. Биредә орлык агулау, корткычларга каршы көрәш, мул уңыш алу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк – барысы турында да үтемле сөйләшү булды.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин сортлар белән эшләүнең әһәмиятен аңлатты. “Уҗымнар әйбәт кышлап чыкты, – диде ул. – Бездә игелә торган арыш һәм көзге бодай сортларының үсеш, өлгерү сроклары, корылыкка, сөрлегүгә, коелуга, салкыннарга, авыруларга каршы торучанлыгы төрлечә. Шуңа күрә сортларны сайлаганда аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы агрономы Әхмәт Хәкимҗанов чүп үләннәргә, корткычларга каршы көрәштә биологик һәм химик препаратларны куллану тәртибен аңлатты.

Район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров кыр эшләре вакытында техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртте. Басуда эшләүчеләр өчен махсус ашау, ял итү урыннары булдырырга кирәк. Һәр кеше инструктаж үткән булырга тиеш. Кеше гомере, сәламәтлеге – иң кадерлесе.

Янгын куркынычсызлыгы турында да онытырга ярамый. Авылларда запас су чыганаклары булдырылырга тиеш.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов югары уңыш алуның төп шартларын санап күрсәтте. Аларның һәркайсы әһәмиятле, бер–берсенә бәйле. Мәсәлән, дөрес чәчү әйләнеше булдырмаганда ашлама кертү, яхшы орлык чәчү, туфракны әйбәтләп эшкәртү дә көткән нәтиҗәне бирмәячәк. Арпадан соң арпа, арыштан соң арыш чәчеп уңыш алып булмый.

– Чәчү әйләнешенең нинди әһәмияткә ия булуын югары уку йортында ук әйбәтләп төшендерәләр, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Бу күбрәк агрономнарга кагыла. Әлеге мәсьәлә яңа оешкан хуҗалыклар өчен аеруча мөһим. Аларның белгечләрен җыеп укулар оештырырга кирәк.

Сортлар мәсьәләсе дә мөһим. Белгечләр бер сорт белән сорт арасында 10 центнерга кадәр аерма бар, диләр.

Бүген күтәрелгән мәсьәләләр бар да җитди. Янгын куркынычы арта торган вакыт җитте. Районда да күңелсез хәлләр булгалады, барыбызга да сак булырга кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов куелган таләпләрнең ныклы контрольдә тотылачагын әйтте. Басуларда инде язгы кыр эшләре башланды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International