Арчаның “Гомуми үсеш бирү төрендәге 11 номерлы балалар бакчасы”нда 17 апрельдән 21 апрельгә кадәр “Экология атналыгы” игълан ителде. Атна дәвамында күп төрле тәрбияви чаралар, конкурслар планлаштырылды. Ә бүген шушы атналык кысаларында, уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән берлектә “Без табигатьне саклыйбыз!” дигән экологик чара үткәрелде. Нәниләр өч командага бүленеп ярыштылар, конкурс-викторинадагы биремнәрне әкият геройлары – “Зирәк Ябалак”, “Гном”, “Урман Бабай”, “Аю” алып килгән иде. Балалар аларны бик теләп, осталык белән башкардылар. Үзләренең табигатьне ни дәрәҗәдә белүләрен, аңа карата сакчыллыкларын күрсәттеләр. Әкият геройларыннан бүләкләр алу, алар биргән киңәшләрне тыңлау нәниләргә бик ошады. Бәйрәм-тамашага эколог Латыш Фирдәүсә Камил кызы чакырылган иде. Ул биргән киңәшләр, бакчабызда тәрбияләнүчеләргә табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләүдә бик файдалы булды.