15 команданың иң көчлесе кем?
Үткән шимбә һәм якшәмбе хоккей сөючеләргә бәйрәм булды. Боз сараенда ике көн буе зурлар арасында район башлыгы беренчелегенә хоккей ярышлары барды.
– Хәзер хоккей командалары күп, – дип сөйләде Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров. – Элек алар 4-5кенә иде.
Ярышка 15 команда килде. Арчадан “Тигр”, “Тайд-Фойл”, “Арча” ветераннар, Арча хакимияте командалары, Апаз, Хәсәншәех, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, “Северный”, Мөрәле, Пөшәңгәр, Наласа, Иске Ашыт, Утар Аты, Югары Аты командалары хоккей уйнады. Иртәнге сәгать 8дән ярышны Хәсәншәех белән Утар Аты командалары башлап җибәрде. Сәгать 9 тулып киткәч хоккей турнирының тантаналы өлеше башланды. Район башлыгы Илшат Нуриев хоккейчыларны сәламләде һәм уңышлар теләде.
Уеннарны Арчаның “Тигр” командасы белән Яңа Кырлай командасы дәвам итте. “Юлбарыслар” дәртле уйнады. Бер-бер артлы шайбаны көндәшләре капкасына кертте. Яңакырлайлар да кызды. “Фәйзиев, сынатма!” – дип кычкырды тамашачы! Данис Фәйзиев ике тапкыр шайбаны “Тигр” капкасына кертте. “Юлбарыслар” җитезрәк булып чыкты. Алар 5:3 исәбе белән Яңа Кырлай командасын җиңде.
Өченче булып Иске Ашыт командасы белән Апаз командасы очрашты. Уеннар дәвам итте. Финалга менә кемнәр үтте: Хәсәншәех, Апаз, Мөрәле, Югары Аты, “Тигр”, “Тайд-Фойл”, Яңа Кенәр командалары. Арча хакимияте командасы, уйнарга пар булмаганлыктан (жирәбә буенча уйнадылар), икенче көнгә калдылар.
Якшәмбе көнне уеннар каты барды. Табигый хәл: һәркемнең җиңәсе килде. Тәки Хәсәншәех командасы беренчелекне бирмәде! Команда уенчысы Райнур Сәгыйтьҗанов белән сөйләшәбез.
– Ярышларны әйбәт һәм гадел оештырдылар, – дип сөйләде ул. – Казаннан судьялар чакырып, дөрес эшләгәннәр. Хөкемдарлар читтән булырга тиеш. Безнең командадан абыйлы-энеле көчле уенчылар Нурсил һәм Раил Газизовлар Казанның “Тимерхан” командасында да уйныйлар. Алар Казан данын якларга Сочига барачаклар. Гомумән, башка командаларда да сокланыр- лык уенчылар бар. Югары Аты командасында Фирдүс бик шәп уйный. Яңа Кенәр командасында Руслан Хәкимов, Илназ Муллагалиев, капкачы Руслан Камаров менә дигән уенчылар! Очрашуда кемнең ничек уйнаганы яхшы күренә. Үзеңә нәтиҗә ясау һәм тагын да остарак уйнау өчен ярышларны оештырып торырга кирәк. Спонсорлар “Ватан” һәм “Северный” хуҗалыклары җитәкчеләре Мансур Әхмәтов һәм Рөстәм Хәйруллинга рәхмәт әйтәсе килә.
Матур уен күрсәткән “Тайд-Фойл” командасы уенчысы Арча егете Эрнест Закиров фикерләре белән дә кызыксындык.
– Мин башта Казандагы “Рубин” футбол командасында уйнадым, – дип сөйләде ул. – Хәзер хоккей уйныйм. Хоккейны яраттым. Боз сараенда даими шөгыльләнәбез. Командада көчле уенчылардан Салават Сабирҗанов, Ленар Гарәфиев, Денис Абызов, Алмир Шакировны әйтеп үтәсе килә. Капкачы Ришат Шәвәлиев молодец!
Эрнестның әтисе “Тайд-Фойл” ширкәте житәкчесе Айдар Закиров үзе дә хоккей уйный.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Хәсәншәех командасы – 1нче, Яңа Кенәр командасы – 2нче, Югары Аты командасы 3нче урынны яулады. Котлыйбыз! Йомгаклау тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев җиңүчеләрне котлап, бүләкләр тапшырды. Якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов алып кайткан хоккей таяк- ларын иң яхшы уенчыларга бирделәр.
Румия Надршина