Зәкәтне кемнәр түли?

2017 елның 21 апреле, җомга

Зәкәтне кемнәр түли?

Узган атнада “Зәкәт” фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин, ярдәмчесе Илнур хәзрәт Альметов Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып китте. Аларны Арча мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев озатып йөрде.

– “Зәкәт” фонды моннан 19 ел элек Госман хәзрәт тарафыннан Диния нәзарәтендә оешты. Шуннан бирле уңышлы гына эшләп килә. Бирегә килүебезнең сәбәбе, беренчедән, имамнар җыелышында катнашу, – диде Ирек хәзрәт Җиһаншин. – Һәр атнаны берәр мөхтәсибәткә барып, имамнар белән очрашып, зәкәт турында сөйләүне гадәткә керттек. Чөнки күпләр сәдака белән зәкәтне бутый. Алар икесе ике нәрсә. Сәдака бирәм, диләр. Аны һәр көнне эшләргә мөмкин. Зәкәт елга бер тапкыр гына бирелә. Бай мөселманнарга тиешле салым ул. Безнең максат – зәкәтне читкә җибәрмичә, үз районыңда калдыруны аңлату. Кеше үз районында мохтаҗлар булмасын өчен тырышырга тиеш. Икенчедән, без районнардагы социаль объектларга кереп, шунда яшәүчеләрнең хәлләрен беләбез. Проектлар булса, ярдәм дә итәбез. Киемнәр белән, мәсәлән. Тотылган түгел, безгә аларны фабрикалар бирә.

Ирек хәзрәт аңлатуынча, фонд универсаль. Нинди милләт вәкиле булса да, ярдәм күрсәтелә.

– Тик тота–каба тикшермичә түгел, – дип ачыклык кертте Раил хәзрәт. – Файдаланып калырга теләүче аферистлар да бар. Гариза кергәннән соң районга шалтыратып тикшерәләр. Акча күчерергә кирәк булганда исәп–хисап счетын, белешмә сорыйлар.

Ирек хәзрәт мисаллар да китерде. “Наталья исемле хатын керде. Өченче баласы даун авырулы. Ире ташлап чыгып киткән. Бу хатын тагын даун чире белән авыручы ике баланы тәрбиягә алган. Көне буе шулар белән шөгыльләнә, төнлә читекләр чигә икән. Ничек ярдәм итмисең? Шул ук вакытта берәүләр гариза язды, тикшерергә баргач, өйләренә кертмиләр. Мохтаҗмы соң алар? Кеше сәдаканы биргәндә тиешле урынга бардымы икән, дип уйлый бит”, – ди .

“Зәкәт” фонды үзе нәрсә эшли? Аларның һәр көн билгеләнеп куелган. Хәләл кафелар белән сөйләшеп, һәр атна саен сишәмбе көнне колхоз базары янында мохтаҗларны (100 кешене) бушка ашаталар (Арчадан да ике хатын–кыз шунда йөри икән). Я бер кафе ярдәмгә килә, я икенчесе. Мәдрәсәләрдә яшәүче студентларны тукландыруга үз өлешләрен кертәләр. Анжела Вавилова хосписында еш булалар. Балалар приютларына, республика клиник хастаханәсенең онкология бүлегенә йөриләр. Самарада тавык үрчетү белән шөгыльләнүче бер оешма күп итеп тавык биреп җибәргән, шуны мохтаҗларга өләшкәннәр. Мәскәү командасында уйнаучы бер татар хоккейчысы 10 баланы дәвалау өчен акча биргән.

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты директоры Гөлназ Төхвәтуллина аларны башкарган эшләре, киләчәккә планнары белән таныштырды, ярдәм итүчеләргә, иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Хәзрәтләр бүлмә саен кереп, шунда тәрбияләнүче өлкәннәрнең хәлләрен белделәр, сөйләшеп утырдылар. Проектлар булган очракта, ярдәм күрсәтергә вәгъдә иттеләр.

Имамнар җыелышында Ирек хәзрәт зәкәт турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. “Зәкәтне мәчеткә бирергә мөмкинме?” – дигән күпләрне кызыксындырган сорау яңгырады.

– Ярый. Тик ул акчаны мәчет үз кирәгенә файдаланырга түгел, ә мохтаҗларга өләшергә тиеш, – диде И. Җиһаншин.

Зәкәт исламның биш баганасының берсе, шуңа күрә аны элек малы тиешле нисабка җиткән һәр мөселман биргән. Хәзер дә һәр бай тормышлы кеше зәкәт (84 грамм алтынга тиң малың булса, шуның 2,5 проценты) түләсә, бәлки, мохтаҗлар булмас та иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International