Җитди проблемалар юк

2017 елның 21 апреле, җомга

Җитди проблемалар юк

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны кабул итте. Соңыннан без дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Мөнир Әфрәемович, сезнең гражданнар белән очрашу өчен нәкъ менә Арчага килүегезнең сәбәбе нәрсәдә?

– Без Арчага гына түгел, график буенча республиканың барлык районнарына да йөрибез. Ай саен. Елга 12 районда булабыз.

– Бүген арчалар сезгә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итте?

– Көндәлек сораулар. Техниканы исәпкә кую, тракторчы–машинист таныклыгы алу, техник карау уздыру буенча сораулар булды. А1 категорияле тракторчы–машинист (кар чаналарында йөрү өчен) кайда укырга була, дип кызыксындылар. Әйтеп тә китим аңа Арчаның үзендә үк укырга була. “Ри Ал Авто” ширкәтендә (ДОСААФ оешмасы бинасында).

Күрәсез, җитди проблемалар юк. Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенә дә районнан шикаятьләр килми. Арча районы буенча бүлек җитәкчесе – баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен ике көн (сишәмбе һәм җомга) билгеләгән. Бөтен сораулар вакытында һәм урында чишелә. Димәк, эш дөрес оештырылган.

– Гомумән, Арча районы буенча бүлек эше турында Сез нинди фикердә?

– Арчада яңа инспектор, ел ярым гына эшли. Шулай да эш ягына килгәндә алга китеш инде сизелә. Авыл хуҗалыгы техникаларын карау тәртипкә салына. Механизаторларны, техниканы барлап эшкә җибәрү буенча үсеш бар. Күптән түгел генә район башлыгы катнашында күрсәтмә техник карау үткәрелгән. Техниканы куркынычсыз файдалану буенча да эш алып барыла.

Районда эш бик күп. Республикада 44 бүлек бар. Техника саны буенча Арча районы иң зурлардан
исәпләнә. Бер инспекторга 1000 техника каралса, Арчада ул 2500. Соңгы елларда сездә тракторлар катнашында зур һәлакәтләр теркәлмәде. Татарстан буенча узган ел кеше үлеме белән тәмамланган 10 очрак булды. Алдагы еллар белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Сәбәбе – физик затларның (аларның үз тракторлары) танык- лыклары булмау, теркәлү, техник карау үтмәү, ягъни инспекторларның эшләп җиткермәве.

Кар чаналары буенча да зур эш башкарылган. Утызлап техника исәпкә куелган. Чагыштыру өчен әйтәм, күрше Әтнә районында, мәсәлән, ике генә кар чанасы исәпкә алынган.

Административ эшләр буенча да Арча районы алдынгылар рәтендә. Механизаторлар арасында тәртип урнаштыру өчен җәза да бирми булмый.

– Теләкләрегез?

– Дәүләт техник күзәтчелеге эше сезоннарга бүленгән – язгы кыр эшләре, терлек азыгы әзерләү, урып–җыю вакыты. Шул чорларда бүлек эшен киңрәк яктыртырга кирәк. Шәхси хуҗалык- лардагы тракторларга техник карау үткәрүне проблемалы мәсьәлә итеп алып, җитәкчеләр дә игътибарны шуңа юнәлтсеннәр иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International