Тиң пар икәнсез

2017 елның 21 апреле, җомга

Тиң пар икәнсез

Арчада яшәүче Сөмбелә һәм Илдус Хәбибуллиннар энҗе туйларын билгеләп үттеләр. Башкалардан аермалы буларак, алар үзләренең 30 ел бергә гомер итүләрен Арча ЗАГСы бүлегендә расладылар. Бу чараны аларга уллары Илназ, киленнәре Гөлназ бүләк итте. Ә бүләкнең асылы Сөмбелә белән Илдус өчен соңгы минутка кадәр сер булды.

Әлеге матур, үзенчәлекле чара Арча Мәдәният йортында үтте. Илназ белән Гөлназ алдан планлаштырган буенча, туганнары, дуслары тантанага алдан ук килеп утырды. Туйларын билгеләп үтүче ике энҗе бөртеген фойеда ЗАГС җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова һәм хезмәткәре Гөлназ Маркелова каршы алды.

– Балалар матур фонда фотога төшәбез дип кенә чакырдылар. Көтмәгән әйбер, чын сюрприз булды бу, – диде аптырабрак калган Илдус.

Ә Сөмбелә һәрвакыттагыча ягымлы гына итеп елмаеп куйды. Ниндидер көтелмәгән хәл буласын сизгәндер дип уйлыйм. Хатын–кызның күңеле андыйга бик сизгер була ул.

Аннан алар туганнары, дуслары ясаган тере коридор аша түргә үттеләр. Тантаналы төстә Дан китабына кулларын куйдылар, гади тел белән әйткәндә, 30 елдан соң яңадан язылыштылар. Фәридә Бәхтиярова үзләренә символик бүләк тә тапшырды. Матур теләкләр яңгырады. Сөмбелә чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

– Сезнең 30 ел тигез тормышта, тату, үрнәк булырлык матур яшәвегез безнең өчен дә куаныч. Эш сөяргә өйрәттегез, безгә үрнәк булдыгыз. Әле дә булышып торасыз. Зур рәхмәт сезгә. Сау–сәламәт булыгыз, киләчәктә дә шулай пар канатлар булып тормыш итегез, – диде уллары Илназ.

– Сез – иң яхшы кайнана һәм кайната. Бергә–бергә озак яшәргә язсын, – дип өстәде киленнәре Гөлназ.

Сөмбелә белән Илдусны Арчада гына түгел, районда да беләләр. Сөмбелә үзе Иске Кырлай кызы. Озак еллардан бирле Арча поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли. Сабырлыгы, кешене игътибар белән, ягымлы гына елмаеп тыңлый белүе, файдалы киңәшләре, ярдәмчеллеге белән генә түгел, үз хезмәтенең остасы булуы белән дә хезмәттәшләре арасында ихтирамга лаек.

Ә Илдус Иске Төрнәледән, “Водоканал–Сервис” ширкәтендә эшли. Җырга–биюгә гашыйк кеше. Мәҗлесләрнең күрке. Тырыш, булган, уңган, шул ук вакытта нечкә күңелле, юморга бай, гаҗәеп кешелекле. Аны күпләр халык театрындагы иң оста артистларның берсе буларак белә.

– Сөмбелә белән безне дуслар таныштырды. Иске Кырлай клубында. Кызлар күп иде. “Син менә шушы кызны озатасың”, – диделәр. Карыйм, үзе күзлекле, үзе сары. Беренче карашка бер дә ошамады. Әмма егет сүзе закон, дусларга вәгъдә итеп килгәнмен икән, димәк, аны үтәргә кирәк. Озата киттем. Беренче кичтә үк Сөмбеләнең искиткеч яхшы кыз икәнен, мондый “байлык”ны кулдан ычкындырырга ярамаганлыгын аңладым, – дип сөйләде Илдус уены–чыны бергә ничек таныштыгыз дигән сорауга җавап итеп. – Күрәсез, без утыз ел бергә.

– Театр коллективында без дә утыз ел бергә. Безнең өчен дә ул бер гаилә кешесе кебек. Иң акыллы, бөтен ир–атларга үрнәк кеше ул. Сөмбелә белән җаннары–тәннәре белән бер–берсе өчен кайгыртып яшиләр, тиң пар итеп яратылганнар. Киләчәктә дә энҗе бөртекләредәй ялтырап, матур итеп яшәргә язсын, – дип котлады аларны иҗат дуслары исеменнән Резеда Гарифуллина.

Сөмбелә белән Илдус дуслары алкышлавы астында гаилә вальсын башкардылар. Соңыннан Илдус шундый бәйрәм оештырган, яшьлекләренә алып кайткан өчен балаларына, якын итеп килгән туганнары һәм дусларына яраткан җырын бүләк итте.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International