Югары Атыда дини бәйге

2017 елның 21 апреле, җомга

Югары Атыда дини бәйге

Пәйгамберебез (с.г.в.): “Атасының баласына калдырган иң зур мирасы – күркәм тәрбия”, дигән хәдисе бар.

Узган якшәмбедә Югары Аты мәчетендә балалар арасында узган дини бәйгедә шул искә төште. Наласа һәм Югары Аты мәчетләрендә дин сабагы алучы әлеге сабыйларның пәйгамбәрләр тарихы, Коръән уку кагыйдәләре (тәҗвид) буенча һәм башка бик күп катлаулы сорауларга тулы җавап бирүләрен күреп, мин генә түгел, бу көнне мәчеткә килгән башкалар да сокланып карап торгандыр. Дөрестән дә, “Моңлы азан” (Наласа) һәм “Нур” (Югары Аты) командаларына тупланып чыгыш ясаучы малайлар һәм кызларның белемнәре, үз–үзләрен әдәпле тотулары, киемнәренә кадәр, әлхәмдүлләһ, мондый яшьләребез булганда киләчәгебез өметле икән әле, дип уйларга мөмкинлек бирә. Бу турыда үзләренең чыгышларында шушы җирлектә иң абруйлы Орнашбаш авылы имамы Мөнир хәзрәт Касыймов, Арча мөхтәсибәтенең укыту эшләре мөдире Рая абыстай Фәтхуллина, Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов та куанып сөйләделәр. Әлбәттә, монда Югары Атыда һәм Наласада дин сабагы бирүче абыстайлар Люция Галимҗанова һәм Фәридә Галиуллинаның, халыкны армый–талмый дингә өндәүче Фәрит һәм Зөфәр хәзрәтләрнең өлеше бәяләп бетергесез. Бары тик Аллаһ ризалыгы өчен дип эшләүче әлеге фидакарь җаннарга авыл халкы, әти–әниләр исеменнән олы рәхмәт әйтәсе, башкарган бу изге гамәлләре өчен чиксез савап язылсын, диясе генә кала.

Бу бәйгене, соңыннан үткәрелгән Коръән ашын уздыруга матди ярдәм күрсәткән җирле эшмәкәрләр Җәүдәт Әхмәтханов, Дамир Хәлиуллин, Рөстәм Мөбарәкшин, Зөлфәт Габделнуров, “Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдиновның да балаларны һәм өлкән яшьтәгеләрне сөендергәннәре өчен Аллаһ Тәгалә көтмәгән җирдән хәләл малларын арттырсын.

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International