Кешене белем бизи

2017 елның 21 апреле, җомга

Кешене белем бизи

Яңа Кырлай мәктәбендә Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган VI республикакүләм Габдулла Тукай укулары булды.

– Бу укулар быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Хөкүмәт җитәкчеләренең, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Тукайга карашы бу, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Катнашучылар саны да елдан–ел арта. Быел 75 укучы һәм 44 укытучы килгән. Тукайны, туган телебезне яратуыгыз өчен зур рәхмәт. Биредә җиңелүчеләр юк, һәрберегез бәйге җиңүчеләре.

Барлыгы 325 эш кабул ителгән. Шуларның 136сы уңышлы дип табылган. Сарман, Нурлат, Аксубай, Актаныш, Зәй, Спас, Лаеш, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм башка районнардан (25тән артык районнан) килгән укытучылар һәм укучылар сигез номинациядә чыгыш ясады, әдәби мирасыбызны тирәнтен өйрәнүләрен, белүләрен раслады.

Жюри әгъзалары да дәрәҗәле шәхесләр иде. “Казан утлары” журналыннан проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов, җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриев, баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов, Казан федераль университеты филология һәм сәнгать институты доценты, филология фәннәре кандидаты Флера Сәйфуллина, “Безнең мирас” журналының тарих, дин һәм педагогика бүлеге мөхәррире Ленар Гобәйдуллин һәм башкалар эшләргә бәя бирде.

“Габдулла Тукай – тәрҗемәче”, “Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай иҗаты”, “Г.Тукайны төрле елларда өйрәнү тарихыннан”, “Якташ әдибем табигатьне яклау турында яза”, “Табигать – тиңсез хәзинә” номинацияләре буенча укучылар, “Мәктәптә инновацион технологияләр кулланып, Г.Тукай иҗатын өйрәнү”, “Мәгърифәтчеләребез һәм аларның эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы”, “Уку–тәрбия процессында туган як тарихын өйрәнү” номинацияләре буенча укытучылар чыгыш ясады.

Һәр чыгыш кызыклы һәм мавыктыргыч. Иң мөһиме, эзләнү эшләре алып барганнар, җирле мисаллардан файдаланганнар. Арчаның икенче мәктәбеннән Лилия Фатыйхова, педагогика көллиятеннән Миләүшә Нуриева мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов мирасының бүгенге көн өчен актуальлеген өйрәнгәннәр, Шушмабаш мәктәбеннән Тәслимә Сабитова Яхъя хәзрәт бине Сәфәргалинең “Васыятьнамә”сендәге уку–укыту проблемаларын ачыклаган, Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы Миләүшә Зарипова мәгърифәтче, фәлсәфәче, астроном Шәмсетдин Күлтәсинең педагогик карашларына тукталган. “Надан кешегә нинди генә затлы кием киендерсәң дә, ул затлы була алмый. Кешене кием түгел, ә белем бизи”, – дип бик дөрес фикер әйткән Күлтәси.

Лаеш районы Столбище рус мәктәбендә укучы Диләрә Габитованың Гомәр Бәширов иҗаты буенча чыгышы сокландырды. Яшь язучылар иҗатларына да Камил Кәримов уңай бәя бирде, фикерләрен, киңәшләрен җиткерде.

– Чыгышлар яхшы, бай. Фәнни яктан да. Чыганак- лар белән турыдан-туры эшләгәннәре дә бар. Безнең өчен шунысы кыйммәт. Яңа Кырлайдан Зилә Миннуллина, мәсәлән, шагыйрьнең Кырлайда яшәгән чоры турында 1931, 1948 елгы Тукай турындагы китаплардан файдаланып сөйләде, – диде Ленар Гобәйдуллин.

– Иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнгән укытучыларга рәхмәт. Сез зур эш башкарасыз. Бөек шәхеснең күңел байлыгын укучыларга җиткерәсез, – диде Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова. – Бу чараны шундый югары дәрәҗәдә оештырган район мәгариф идарәсе, Яңа Кырлай мәктәбе коллективларына да рәхмәтемне җиткерәм.

Соңыннан Тукай укуларында катнашкан һәр укучы, укытучыга сертификатлар, истәлек бүләкләре тапшырылды, җиңүчеләр бүләкләнде. Тукай укуларын уңышлы оештырган өчен район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина, Яңа Кырлай мәктәбе директоры Энҗе Минҗанова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International