“Ак калфак”лар Арчада булып китте
Узган атнада Арча җире V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кунакларын кабул итте.
“Ак калфак”лы гүзәл затларыбыз башкалабызда быел бишенче тапкыр, 41 төбәктән, 18 чит илдән барлыгы 500дән артык делегат килгән. Ә безгә 50 кунак килде. Аларның һәрберсе үк булмаса да, күбесе затлы милли күлмәкләрдән, купшы итеп киенгән. Күлмәкләренә тагын да затлы төсмер биреп чәчләренә калфак кадалган. Калфак белән килү җыенның төп шарты икән. Мондый калфакларны районыбыздагы шактый гүзәл затлар үз кулы белән чигеп райондашларыбызны куандыра хәзер.
“Ак калфак” оешмасының төбәктәге җитәкчеләренең үз артларыннан халыкны ияртә ала торган көчле шәхесләр булулары кирәклегенә басым ясый “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова. Шуңа да очрашу көннәрендәге аралашулар, чаралар телне сак-лау, гореф-гадәтләрне онытмауга корылган.
Кунаклар Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музеенда, Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда булып, татар халкының тарихы белән танышканнан соң район Мәдәният йортына юнәлде. Биредә аларга “Өзелмәсен хәтер чылбыры” дип исемләнгән фольк-лор күренеш тәкъдим ителде. Хәзерге буынга үткәннәрнең ачы кайтавазын җиткерү, яшьләргә тарихны оныттырмау максатыннан оештырылган килен төшерү, яшь киленгә су юлы күрсәтү, бишек туе, сугыш елларында хатын-кыз җилкәсенә төшкән авырлыкны сабыр итеп күтәрә белү күренешләре чагылдырылды. Бу чараларны тиешле дәрәҗәдә кунакларга тапшыра алган балалар бакчасы коллективларына, Арча сәнгать мәктәбе укучыларына, әлеге мәктәпнең театр түгәрәгенә йөрүче балаларга, укытучыларга, көче кергән һәркемгә рәхмәт! Чыгышлар вакытында “ак калфак”ларның соклануын ишетеп утырырга туры килде: “Ай-яй әйбәт әзерләнгәннәр”, “Монда сәнгать югары дәрәҗәдә икән”, “Кара син, кечкенә балалар да ничек матур уйный бит” һ.б.
Кунаклар арасында чит телдә сөйләшүче ике ханымга игътибар иттем. Төркиядән килгәннәр икән. “Безнең хисләрне аңлатып кына бетереп булмый”, — дип татар телендә сөйләшә башлады Нәркиз Акчура. Тукай җиренә аяк басуына куанып бетә алмый ханым. Ул Кытайда туып–үскән, озак еллар инде Төркиядә яши, балаларны рәсем сәнгатенә өйрәтә икән.
Килгән кунаклар аша Арчабызның даны ерак- ларга китә. Ә үрнәк итеп республикада безне сайлаулары аеруча күңелле күренеш. Димәк, райондашларыбызның хезмәте чит җирдә яшәүче милләтәшләребез өчен дә өлге булып тора.
Розалия Зиннәтова