Тукай хуҗалыгы – җиңүче!
22 апрельдә “Ак барс” агрокомплекс” ширкәте базасында терлекчелектә беренче квартал йомгаклары һәм алда торган бурычларга багышланган семинар-киңәшмә булды.
. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, республика нәсел берләшмәсе җитәкчесе Ришат Зарипов, хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария белгечләре, зоотехниклар катнашты.
Семинарда катнашучылар Курса Почмак фермасында терлек авыруларын дәвалау юллары белән таныштылар, фермаларда эшләрнең оештырылуын карадылар.
Соңыннан Курса Почмак авылы клубында эшлекле сөйләшү булды. Беренче квартал йомгаклары буенча чыгарылган рейтингта җиңеп, Тукай хуҗалыгы һәм Кушлавыч фермасы күчмә кубокка лаек булды. Бүләкләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.