Нәтиҗәләр искиткеч
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада 2012 нче елдан башлап үткәрелә. Бүген бу олимпиада турында беләләр һәм бик теләп катнашалар. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә дә, илебезнең төрле төбәкләрендә таралып яшәүче татарларда да, үзебезнең Татарстанда гомер итүчеләрдә дә бу чарага карата кызыксыну бик зур.
Быелгы V халыкара олимпиадада 13 чит илдән (Австрия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай, Литва, БГИ, Азәрбайҗан) һәм 25 Россия субъектыннан (Башкортостан Республикасы, Мари Республикасы, Мордовия Республикасы, Удмурт Республикасы, Чуваш Республикасы, Мәскәү шәһәре, Әстерхан өлкәсе, Киров өлкәсе, Иваново өлкәсе, Курган өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Омск өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Пенза өлкәсе, Пермь крае, Самара өлкәсе, Саратов өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Төмән өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Ставрополь крае, Кырым Республикасы, Ярославль өлкәсе, Ханты-Мансийск автоном округы), шул исәптән Татарстаннан вәкилләр дә катнашты.
19 нчы апрель көнне укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча биремнәр үтәделәр. Шулай ук, Арча районындагы Габдулла Тукай әдәби-мемориал музей комплексына экскурсия оештырылды.
20 нче апрель көнне, исә, иҗади тур узды. “Мин татарча сөйләшәм”, “Акыл фабрикасы” акцияләре үтте, Г. Камал исемендәге дәүләт академия театрының «Ак калфагым төшердем кулдан…» спектаклен карау оештырылды.
Нәтиҗәләр 21 нче апрель көнне туган тел форумы кысаларында чыгарылды.
“Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк. Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа”, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен котлау тантанасында.
“Татар телен Татарстанда гына түгел, Россия өлкәләре һәм чит илләрдә дә саклаганнары өчен катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш керткән өчен чын күңелдән бик зур рәхмәт”, – диде Татарстан Президенты.
Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Аларның 500е икенче турга узган. Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай – барлыгы 13 илдән килгән вәкилләр арасында Гран-прины Япониядән Накамура Мидзуки яулады. Шундый ук бүләккә Саба районы Эзмә авылы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ризәлә Йосыпова да лаек дип табылды.
V халыкара олимпиадада катнашуга районыбызның 8-11 нче сыйныфларының 11 укучысы республиканың татар теле һәм татар әдәбияты буенча олимпиадаларында җиңү яулап лаек булдылар. Менә алар – Васильев Кирилл Игорь улы, Сәфәрова Гөлия Газинур кызы, Хадыкина Екатерина Александр кызы, Иванова Аида Эльнар кызы, Нәҗметдинова Алинә Наил кызы, Фазылҗанов Айтуган Айдар улы, Васильева Инзилә Данил кызы, Гарифуллин Инсаф Рамил улы, Ризванова Камилә Раушан кызы, Сәлимҗанова Гөлинә Ринат кызы, Маннанова Ләлә Фанис кызы. Шулай ук Арча педагогия көллиятендә белем алучы тагын 4 студент та олимпиаданың I турында Интернет аша тест узып катнаштылар.
Укучыларыбыз татар теле, татар әдәбияты, татар халкы тарихы буенча биремнәр үтәделәр, туган төбәгебез Арча һәм үзләре турында иҗади чыгыш ясадылар. Һәр катнашучы укучы диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды. Шулар арасыннан Арча 5 нче гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Сәфәрова Гөлия Газинур кызы 1 нче урын, Арча 5 нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Ризванова Камилә Раушан кызы 2 нче урын, Ашытбаш мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сәлимҗанова Гөлинә Ринат кызы 3 нче урын, Арча педагогия көллияте студенты Васильева Гөлинә 3 нче урынга лаек булдылар.
21 нче апрель көнне уздырылган бу туган тел форумында “Илһам” яшь иҗат итүче укучылар бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Монда Арчаның 1 нче мәктәбе укучысы Төхфәтуллина Талия 1 нче урынга лаек булды.