“Г. Тукай –безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән шигырь уку, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару бәйгесе уздырылды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген, 25 апрель көнне, Арча 3 номерлы мәктәбендә сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Г. Тукай –безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән  шигырь уку, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару бәйгесе уздырылды.

  Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.

  Чара “Тукайга” җыры белән башланып китте. Һәрбер катнашучы ныклы тырышлык белән әзерләнеп килгән. Арча районының төрле мәктәпләреннән 8 яшьтән алып 14 яшькә кадерле булган укучылар чыгыш ясады. Бәйгедә Г.Тукай иҗат иткән төрле шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды.Чара бик күңелле үтте. Ахырдан урыннар билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International