Ут бетү ни аңлатты?

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Ут бетү ни аңлатты?

Арчаның 2 нче мәктәбендә “Җир Хартиясе ракурсындагы заманча социаль-икътисади системаларның экологик куркынычсызлыгы” темасына төбәк фәнни-гамәли конференция узды. Анда Татарстан Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә караучы Арча, Балтач, Кукмара, Әтнә, Биектау районнарыннан килгән укучылар катнашып, белемнәрен чарлады.

Чарлады диюем юкка түгел, чөнки әнә шундый конференцияләрдә алар бер-берсеннән яңа мәгълүмат туплый. Төньяк территориаль идарәсенең баш белгече Фирдәүсә Латыш та укучыларга шушы ук фикерләрне җиткерде: “Без сездән үзебез дә өйрәнәбез. Кайчак районның экологик торышында кайда ныграк басым ясарга кирәклеге дә шундый конференцияләрдә ачыклана”, — ди ул. Алга китеп булса да әйтергә кирәк, Фирдәүсә Камил кызы бүгенге конференциядән канәгать калуын әйтте.

Җир Хартиясе — кешелек дөньясының якты омтылышларын чагылдырган һәм Җир йөзендәге бөтен тереклеккә ихтирам белән карарга өндәгән, Җир шарында туган глобаль проблемаларны хәл итү өчен берләшергә чакырган документ. Дөньяда экология мәсьәләләрен хәл итү, табигать һәм кеше хокукларын яклау максатында төрле дәүләтләр берләшеп 2000 елда Җир Хартиясен төзегән иде. Беренчеләрдән булып ул Татарстанда гамәлгә ашырыла башлады: аның нигезендә Татарстанда табигатьне саклау, байлыкларын нигезле файдалануга кагылышлы 28 закон, дәүләт программалары кабул ителде.

Мәктәп директоры Гөлназ Гыйниатуллина конференцияне ачып җибәргәндә мәктәптә бу традициянең шактый еллар яшәп, соңгы вакытта онытылып торуы һәм бүгеннән аны кабат яңартып җибәрергә ниятләүләре турында әйтте. Киләсе елларга конференцияне республика күләмендә уздырмакчылар.

Укучылар кунакларны мәктәп тормышы белән таныштырып, мәктәп турында фильм тәкъдим иткәннән соң, үзешчән сәнгать чыгышларын бүләк итте. Ләкин чыгышлар ярты юлда бүленеп калды — мәктәптә ут бетте. Апрельнең кыш белән тарткалашкан көне иде бу. Әллә җир үзенең нигә сәләтле икәнен исбатларга теләде инде?! Янәсе, менә, теге заманда утсыз яшәгәннәр бит, әйдәгез, ниләр майтара алырсыз икән? Бүгенге заманны электрдан башка күз алдына китерүе кыен — яшәеш хәзер компьютерга көйләнгән. Ләкин бу юлы тормыш дәвам итте (ә утсыз эш тукталып торган оешмалар никадәр!), конференция алга атлады. Балалар татар һәм рус әдәбияты, тирә-як мохит һәм кеше сәламәтлеге секцияләрендә үз эшләрен яклады. Районыбыздан 31 укучы катнашты бу конференция-
дә. Һәрберсе бүгенге экологиянең начарлыгына, кешелекнең аңа карата битарафлыгына, халыкның начар гадәтләрне (әйтик, тәмәке тарту, наркомания) үз итүенә җаннары әрнеп чаң сугарга омтылалар, бу афәтләрдән котылу юлларын эзләргә тырышып, кешелекне бергәләп көрәшергә чакыралар, бик күп эзләнгәннәр, материал туплаганнар. Аларның хезмәтен экология өлкәсендә озак еллар тәҗрибә туплаган белгечләр бәяләде. Үз районыбыз укучыларының алдынгы урыннар алуы күңелле күренеш. Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Энҗе Шиһабиева, Арчаның 2 нче мәктәбеннән Миләүшә Хаҗиева – 1нче дәрәҗә, 2нче мәктәптән Чәчкә Зәйнуллина, Рүзәл Шәрипов, 1нче мәктәптән Илдар Хәкимов – 2нче дәрәҗә, 2нче мәктәптән Миләүшә Хәлиуллина, Илназ Нәбиуллин, Айсылу Шәмсетдинова, Алия Хәб- риева, 1нче мәктәптән Диләрә Әхмәтҗанова, Динә Нәҗметдинова 3нче дәрәҗә дипломнарга ия булды. Димәк, укучылар җир, аны сак-лау, яклау, җиргә бәйле проектлар турында яхшы гына хәбәрдар һәм киләчәктә аны сак-лау буенча яңа проектларга алынырга, юлларын эзләү белән шөгыльләнергә әзер.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International