Өмәгә чыктыңмы әле?

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Өмәгә чыктыңмы әле?

Апрель – өмәләр ае. Һәркем – хезмәт коллективлары да, шәхси йортларда яшәүчеләр дә үз тирәсен җыештыра. Өмәләрнең берсендә, төшке аштан соң, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров белән нәрсә эшләнгәнен карап чыктык.

Арча үзәк хастаханәсе коллективы дәррәү үз тирәсен җыештырырга чыккан иде. Район социаль яклау бүлеге хатын-кызлары һәм ир–егетләре Арчадан Яңа Кенәр юлына таба чүп җыеп, хәйран юл киткәннәр. Кәефләре шәп булса да, машинадан чүп–чар ташлаучыларны эчтән генә сүккәннәрдер. Чөнки агач полосасында тоткарланган кәгазь, полиэтилен кап-лар күп иде.

Район алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Арча тавыннан төшеп, Казан юлына таба тирә–юньне чистартып баралар.

Арча агросәнәгать көллияте филиалы студентлары элеккеге поезд рельслары аша чыгу юлына илтүче араны ялт иттергәннәр.

– Монда бик пычрак иде, – дип сөйләде Камил Гомәров. – Яшьләрнең кичен җыела торган урыннары шушында. Үз артларыннан теләсә нәрсә ташлап калдыралар.

Яшьләрнең яратып йөри торган урыннары бер анда гына түгел. Кайда эскәмия, кайда аулак урын – аларныкы. Машина белән килеп туктыйлар да – үз- ара шулай аралашалар. Яшьләрнең шаулашканына һәм тирә–юньне пычратып китүләренә түзә алмыйча, кайбер күп фатирлы йортларда яшәүчеләр хәтта эскәмияләрне алып куйдылар. Культура шундый. Югыйсә, экология темасына тәрбия балалар бакчасыннан башлана.

– Арчаның 7нче мәктәбе бик каты эшләде, – дигән мәгълүмат бирде Камил Гомәров.

Арчаның 5нче гимназиясе укучылары үз тирәләрендәге Зур урамын җыештыра иделәр. Гимназия директоры Фатыйх Хәкимуллин чисталык мәсьәләсендә күпме эш башкаруларын сөйләп шаккатырды.

Арча станциясеннән Арчага менү тавында Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре җыештырып килә. Арча педагогика көллияте студентлары Арчаның көнбатыш өлешендәге әйләнмәле юл тирәсендәге чүпне җыя.

Менә шулай кемдер пычрата, ә кемдер җыештыра. Машинада үтеп барганда тәрәзәдән чүп ташлаганда синең арттан кемдер сине сүгә–сүгә чүп җыештырачагы уйланылмый шул. Башта чүплибез, аннан җыештырабыз.

Олы юлдан “АСПК” җәмгыятенә таба борылган юл тирәсенә дә кеше кулы тимәгән иде. Чүп-чар тирә-юньне ямьсезләп тора. Арча сөт комбинатының арткы яклары шулай ук җыештырылмаган.

Һәркемгә өмәгә чыктыңмы әле дигән сорауны бирәсе килә. Җирләр кардан ачылуга тирә-юньне чистарту гадәткә кергән. Ул көнне өмәдән соң яңгыр явып үтте. Һавабыз ничектер сафланып киткәндәй булды, күңелләр күтәрелеп китте.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International