Киләчәктә дә дус һәм тату яшик
22 апрельдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан халыклары съезды булып үтте. Көн тәртибендә бер мәсьәлә – бүгенге көндә Татарстанның этномәдәни үсеше.
Татарстан халыклары съезды һәр ун ел саен була. Өченче съездга бер меңнән артык кеше, шуларның 730ы республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан делегатлар, килгән иде. Безнең районнан район башлыгы Илшат Нуриев һәм тугыз делегат катнашты.
Съездны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе, Татарстан халыклары съездын әзерләүне һәм уздыруны оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владимир Васильев, Дагстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов, Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Светлана Смирнова һәм башкалар катнашты. Съезд эшен кунакларның сәламләве белән башлады.
Магомедсалам Магомедов Татарстанны милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы буенча иң яхшы төбәкләр арасында булуын билгеләп үтте һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның III Татарстан халыклары съездына юллаган телеграммасын җиткерде. Дәүләт башлыгы анда съездның зур, республика һәм Россия өчен әһәмиятле чара булуын билгеләп үткән. Татарстан “хаклы рәвештә үзенең борынгы тарихы, биредә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, бигрәк тә ышаныч, үзара аңлашучанлык, кунакчыллыкның уникаль традицияләре белән дан тота һәм югары бәяли”, – дип В.Путин ассызыклап әйткән.
– Сез дуслык, туганлык яклы булуыгызны эшегез, гамәлләрегез белән исбатладыгыз. Бездә “дошманны Кавказ халыклары арасыннан эзләгез. Алар йөз елга якын үч алырга мөмкиннәр. Дусны да Кавказ халыклары арасыннан эзләргә кирәк. Алар чын дуслык өчен тормышларын да бирер- гә әзер”, диләр. Татарлар да шулай. Татарлар Россияне бизи. Мәдәният, сәнгать, спорт һәм башка өлкәләрдә иң булдыклы кешеләр дә татарлар, – диде Рамазан Абдулатипов һәм Минтимер Шәймиевны “Хезмәттәге уңышлары өчен” дигән Дагстан Республикасы ордены белән бүләкләде.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
– Тарих-этнография өлкәсендә республика күп төрле эшләр башкарды. Татарстан халкының милли үзенчәлеген саклауда дәүләт программалары зур роль уйный. Һәр милләтне киләчәктә дә дус һәм тату булып, ике арада аңлашылмаучылыклар тудырмыйча яшәргә чакырам, – диде Татарстан Президенты.
– Без милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Республиканың икътисадый һәм социаль өлкәсе беренче чиратта шуннан тора, – диде йомгаклау сүзендә Фәрит Мөхәммәтшин.
Съездның икенче өлеше Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур, искиткеч матур концерт белән дәвам итте. Казан дәүләт җыр һәм бию, “Каzан” бию коллективлары белән беррәттән сәхнәдә Ульяновск шәһәре, Башкортстан, Мари Иле, Чувашстан, Мордовия, Удмуртия Республикаларыннан һәм башка җирләрдән килгән җыр һәм бию ансамбльләре дә чыгыш ясады.
Гөлсинә Зәкиева