Хөрмәтле райондашлар!

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Кызганыч, әлеге бәйрәмнең төп катнашучылары – безгә рәхимсез сугышларда җиңү яулаган кешеләр – елдан–ел кими.

Вакыт үтү белән алар бөтенләй калмас. Ләкин без, аларның балалары, сугыш геройлары турында истәлекне сакларга, исемнәре онытылмасын өчен барысын да эшләргә бурычлы. Әгәр ветераннарыбызның якты истәлеген онытмасак, аларның тиңдәшсез батырлыгы да буыннардан–буыннарга күчеп барыр!

Һәр елны 9 майда, Бөек Җиңүне бәйрәм иткән көндә бөтен илдә Үлемсез полк колонналары үтә. Анда миллионлаган кеше Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре фоторәсемнәрен тотып барачак.

Арчада Үлемсез полк колоннасының үтүе шулай ук традициягә әйләнде. Районыбыз халкы быел да Бөек Җиңү көнендә Үлемсез полк колоннасында барыр, тарихыбызга һәм каһарман әби–бабаларыбызга хөрмәтен күрсәтер, дип ышанабыз.

Хөрмәтле арчалар! Әгәр әтиләрегез һәм бабайларыгыз истәлеге сезгә кадерле икән, “Үлемсез полк” акциясенә кушылыгыз! Һәрберегез сугышта катнашкан һәм тылда геройларча хезмәт иткән туганнарыгыз рәсеме белән транспарантлар ясап, 9 майда бәйрәм демонстрациясендә катнаша аласыз.

Катнашырга теләүчеләр кимендә А3 зурлыгында үз туганының фоторәсемен әзерләргә, аны штандартка беркетергә тиеш булачак, шулай эшләмәгәндә ул колоннада күренмәячәк.

Колоннаны планлаштырырга һәм оештырырга кирәк булу сәбәпле, акциядә катнашырга теләүчеләрнең 3–15–33 номеры белән шалтыратып хәбәр итүләрен, җыелу урыны һәм вакыты, “Үлемсез полк” колоннасы төзелү турында мәгълүмат алуын сорыйбыз.

Арча район Советының оештыру–гомуми бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International