Туп җитезләрне ярата
Узган якшәмбедә “Арча” спорт комплексында зурлар арасында районның иң көчле футбол командалары ярышты.
“Арча” спорт комплексында футболчылар тренеры Ринат Насыйбуллин Арчаның 7нче мәктәбе физкультура укытучысы Булат Гәрәев белән хөкемдарлык итте.
– Зурлар командалары арасында ярышлар көздән башланды, – дип сөйләде Ринат Насыйбуллин. – Бүген җиңүчеләр билгеле булачак.
Диварда 12 команданың үзара ничек уйнаганы күрсәтелгән таблица эленеп тора.
Иртәнге сәгать 9дан ярышлар башланып китте. “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы командасы Арчаның “Шәрык” мәчете командасы белән очрашты. Гадәттә беренче уйнау- чыларга кыен, диләр. Янәсе, яшьләр йокыдан айнып бетми. “Шәрык” командасы 8:2 исәбе белән юлчыларны җиңде. Үзләре үк: “Матур уен булды!” – диделәр. Ә менә юлчылар “МВД” командасы белән уйнаганда (4нче уен) 4:3 исәбе белән җиңү яулады.
Икенче булып ярышка Арчаның “Ветераннар”ы белән “АПК” (Арча педагогика көллияте) командалары керде. Ветераннар зәһәр уйнады. Җанатарлар сокланып:
– Комбинация, футболда да шахмат уены кебек осталык кирәк, – дип тел шартлатты.
Нәтиҗә ветераннар файдасына булды.
Футбол мәйданында “Яшьләр” һәм “Торнадо” командалары өченче булып очрашты. Җан- атарлар көчле командаларны белә иде.
– Хәзер уен каты булачак, – диде алар.
“Яшьләр” – тренер Искәндәр Хәкимов әзерләгән команда. Авыр туфрагы җиңел булсын, күптән түгел генә мәрхүм булды. Хатыны белән нәни кызы килгән иде. “Яшьләр” алда оештырылган 12 ярышта 9 җиңү яулаган команда. Аның көчен чамалавы кыен түгел. Бу юлы да җиңү яулады. 7:5 исәбе белән “Торнадо” командасын җиңде.
“Шәрык” командасы икенче тапкыр уенга керде. Көндәшләре – “Лесхоз” командасы. “Лесхоз” алда үткәрелгән 12 ярышта 8 тапкыр җиңгән команда. Кайбер җанатарлар кемнәр җиңәсен алдан ук чамалый иде инде. Һәм ялгышмадылар: “Лесхоз” командасы матур уен күрсәтте.
– Безнең “Шәрык” командасы узган ел көзен генә оешты, – дип сөйләде Илнар Фазылҗанов. – Уйнап кына башлаган идек, бүген инде җитди команда булып оештык. Мәчеткә йөрибез. Көчле уенчыларыбыз бар. Илүс, Алмаз, Айдар – алар футболны элек тә уйнаган.
Казанга да ярышка барып кайталар. Ильяс хәзрәт:
– Без ярышка килгәч, башта аптырап калдылар, – дип сөйли. – Моңарчы командалар Казан мәчетләре арасында гына уйнаган. Алар безгә башта “авылдан” килгән команда итеп кенә карады. Матур уен күрсәтеп, 8 команда арасында ихтирам яулый алдык.
Соңыннан җиңүчеләрне котладылар. “Яшьләр” – 1нче, “Ветераннар” – 2нче, “Лесхоз” командасы 3нче урын алды. Мәрхүм Искәндәр Хәкимовка “Футболга тугрылыгы өчен” дигән кубок бирелде. Аны хатынына тапшырдылар. “Яшьләр” командасыннан Марат Хәбибуллин – “Иң яхшы саклаучы”, “Лесхоз” командасыннан Илназ Зыятдинов “Иң яхшы һөҗүмче”, “Яшьләр” командасыннан спорт мастерлыгына кандидат, “Рубин” командасында уйнаган Камил Рәхимҗанов “Иң кыйммәт уенчы” исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
Румия Надршина