Тамчылардан күл җыела

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Тамчылардан күл җыела

Яңа Кишеттән: “Сыерлар рәхмәт әйтеп йоклыйлар, тамаклары тук, күптән мондый яхшы сыйфатлы сенаж, силос ашаганнары юк иде инде. Терлекчеләрнең дә күңелләре күтәрелеп китте”, – дип шалтыраттылар.

Сыерның сөте телендә, дип борынгылар әйткән сүзләр беркайчан да искермәс. Менә быелның февраль–мартында гына оешып эшли башлаган хуҗалык- ларның күрсәткечләренә күз салыйк. “Кишет” бүлекчәсендә бер сыердан уртача савым 7,5 килограмм булса, бүгенге көндә – 11,5 килограмм. “Үзәк” ширкәтендә (элекке “Арча” ширкәте) – 12,5 килограмм савалар. Иң югары күрсәткеч “Лотфуллин З.Р.” хуҗалыгында – 16,1 килограмм.

Киләчәктә бу хуҗалыклар эшен дә яхшыртып, технологияне җайга салып, әйбәт хезмәт хакы да түли башласалар, күпләрне шаккатыра алачаклар әле.

Сөт савуны арттыру юллары 22 апрельдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте базасында үткән семинар–киңәшмәдә күрсәтелде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, республика нәсел берләшмәсе җитәкчесе Ришат Зарипов, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр, ферма мөдирләре катнашты.

Семинар–киңәшмәдә катнашучылар Курса–Почмак фермасында сыерларны асрау һәм ашату, күп сөт бирә торган сыерларны аерым саву, тулы кыйммәтле рационнар булдыру, сөт лабораториясе, ясалма орлыкландыру пункты эше белән таныштылар. Ветеринария–санитария чаралары, тояк эшкәртү, маститка каршы көрәш ысулларын карадылар.

Мастит дигәненә аерым тукталырга кирәк. Чөнки бу авыру киң таралган, ул сыерның, бозауның сәламәтлегенә зыян сала, сыерларның сөте кими.

Совет чорында, бер хуҗалыкта бердән артык сыер асрарга ярамаган заманда да бар иде ул мастит дигән нәрсә. “Безнең сыерның бер имчәге сукырайды”, – дип сөйләшәләр иде. Хуҗабикәләрнең булганлыгы яисә ялкаулыгы күрсәткече дә иде ул. Чөнки имчәктәге сөтне савып бетергәндә мастит дигән нәрсә була алмый.

Хәзер сыерларны машина сава, бер караганда имчәктә сөт калырга тиеш тә түгел кебек.

– Кайбер хуҗалыкларда бер савымчыга 90 сыерга кадәр туры килә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. – Бу артык күп, терлекче арый, савып бетермәү дә шуннан килә.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы кушуы буенча район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Ватан” ширкәтләрендә мастит авыруына каршы көрәш чаралары үткәрделәр.

– Барысы ун хезмәткәр иртәнге сәгать дүрттән төнге унга кадәр фермаларда эшләде, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. – Нәтиҗәләр күз алдында – маститка каршы көрәш чаралары уздыру гына да 500 килограммга кадәр сөт артуга китерде.

– Машина саугач ничек мастит була ала инде? – дигән сорауны без аңа да бирдек.

– Бөтен хикмәт сыерлар санында, – диде ул. – Шунысы кызык – иллегә кадәр булган сыерларда мастит бөтенләй юк. Ул алтмыш–җитмешкә таба башлана. Сыер савучы арыйдыр да инде, өйгә кайтасы да бар, ахырга кадәр савып бетермәү маститка китерә.

Әйе, җирне алдап булмаган кебек, терлекне дә алдап булмый. Әйбәтләп ашату белән бергә, иренмичә саварга да кирәк шул.

Ринат Фәйзрахманов һәр хуҗалыкта булып, маститка каршы көрәш чараларын үткәрергә әзер икәнлекләрен әйтә. Акча да сорамыйлар әле. Әмма алар киткәч үзләренә эшләргә туры киләчәк, һәркайда яхшы ветеринария белгечләре кирәк.

Семинар–киңәшмәнең пленар өлешендә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов терлек азыгы әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Хуҗалыкның сигез төрле үләннән торган көтүлеге бар. Кукуруз орлыгын сыттырып әзерләүнең файдасы зур.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов терлекчелектә беренче квартал йомгаклары һәм җәйге чорга бурычлар турында сөйләде.

Март аенда хуҗалыклар арасындагы рейтингта “Тукай” ширкәте беренче урында. “Аю” ширкәте – икенче, “Кырлай” – өченче, “Курса МТСы” – дүртенче, “Северный” ширкәте бишенче урында.

Республика нәсел берләшмәсе җитәкчесе Ришат Зарипов нәсел эшен яхшырту юнәлешендәге яңалыклар белән таныштырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов семинар–киңәшмә эшенә йомгак ясады, бурычларны билгеләде. Максат – 5 процент үсешне тәэмин итү. Ул март ае нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган “Тукай” ширкәтенә һәм әлеге хуҗалыкның Кушлавыч фермасына күчмә кубоклар тапшырды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International