"Акыл-баттл" интеллектуаль уены.
Бүген Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта, шагыйрнең тууына 131 ел тулу уңаеннан "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында үткән "Акыл-баттл" интеллектуаль уены булып узды. Әлеге бәйгедә Наласа, Түбән-Аты, Утар-Аты һәм Кушлавыч мәктәпләре укучылары үз белемнәрен сынадылар... Кунаклар башта Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында кунак булдылар. Анда үз белемнәрен тагын да ныгыткач Кушлавыч авыл клубында бәйге башланып та китте. Барлык катнашучыларны сәламләп аны Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” начальнигы Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефарович ачып җибәрде. Кушлавыч авыл клубы мөдире Хәнәфиева Фәния Нурисламовна барлык укучылар, тамашачыларга уңышлар теләп шигъри юллар бүләк итте.
Интеллектуаль уен берничә турда барды. “Татар яшьләре” (Наласа), “Ак калфак” (Утар-Аты), “Тукай оныклары” (Кушлавыч), “Тукай оныклары-2” (Түбән Аты) төркемнәре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты, аның әсәрләре буенча язылган музыка, рәсем сәнгате үрнәкләре буенча бик кызыклы сорауларга җаваплар таптылар, үз өлгерлекләрен күрсәттеләр. Бәйгенең дүрт туры да аһәңле җырлар, дәртле биюләр, тирән эчтәлекле язма әсәрләр белән үрелеп барды. Аларны катнашучылар үзләре үк югары осталыкта башкарып күрсәттеләр.
Бүгенге бәйгедә катнашучылар да, тамашачылар да бик кызыклы яңа мәгълүматлар белделәр. "Акыл-баттл" интеллектуаль уены һәркем өчен бик нәтиҗәле узды. Жюри комиссиясе әгъзалары Арча районы “Мәгариф идарәсе” начальнигы Дәүләтбаев З.М., “Мәгариф идарәсе” милли мәсьәләләр буенча методисты Мостафина Э.Г., Кушлавычтагы Тукаевлар музей-йорты җитәкчесе Мөхәммәтшина Л.М., Кушлавыч авыл китапханәчесе Фаттахова Р.Г. укучыларның белемнәре тирән, ныклы булуларын билгеләп үттеләр Бәйге йомгаклары буенча һәр команда уенчылары Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениясе, Арча муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең грамоталары һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды, «Татар яшьләре» командасы җиңүче дип табылды. Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе директоры Гайнуллин И.И. барлык укучыларга мәктәп коллективы исеменнән уңышлар теләде.
Бүгенге бәйгегә районыбызда игълан ителгән “Татар милли киемнәре, атрибутлары көне” булуы да ямь өстәде. "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында үткән "Акыл-баттл" интеллектуаль уены күмәк “Туган тел” җыры белән тәмамланды...