Саха (Якутия) республикасы делегациясе Яңа Кырлай авылында кунакта.
«Арча ягы- кунакчыл як». Районыбызга кем генә аяк басмасын, аны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты кызыксындырмый калмый. Буген дә, 26 нчы апрель көнне, Саха (Якутия) республикасы делегациясе Яңа Кырлай авылында кунакта булдылар. Кунакларыбыз Яңа Кырлай мәктәбе белән дә таныштылар. Ипи- тоз, чәк-чәк тоткан укучылар, Тукай геройлары аларны мәктәп алдында ук каршы алдылар. Мәктәп директоры Минҗанова Энҗе Фарук кызы кунакларны мәктәп белән, заманча җиһазландырылган кабинетлар белән, укучылар кулы белән ясалган кул эшләре һәм уңышларыбыз тупланган күргәзмәләр белән таныштырды. Үз уңышлары турында укучылар да сөйләделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә кунакларга бию бүләк иттеләр. Бу көнне табигать тә ерак араларны якын итеп килгән Саха (Якутия) республикасы кунакларына мәрхәмәтле булды: карлы-яңгырлар туктап, ялт итеп кояш чыкты.