Аның иҗаты буыннарга күчә
Апрель җитүгә, Арча Тукай рухы белән яши башлый. Бар җирдә диярлек шигырь бәйрәмнәре, шагыйрьнең иҗатына багышланган чаралар уза. Тукайның туган көне районыбызның барлык мәгариф учреждениесендә милли бердәмлек көне булып тарихка кереп калды.
Ә Арчаның өченче мәктәбе район-авыл мәктәпләрендә укучыларны 25 апрельдә “Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән шигырь һәм җыр бәйрәменә җыйды. 8дән 14 яшькә кадәрле балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләп, аның сүзләренә җырлар башкарды.
Мәктәпләрдә нинди сәләтле балалар укый икән! Әле бу күпмесе генә бит! Арада хәтта “Тәфтиләү”не җырлаучы булды! Ә шагыйрьнең поэмага тиң озын шигырьләрен искиткеч осталык белән җиткерә белүләре ни тора! Жюрига сайлап алырга да җиңел булмады. Шуңа алар бер урынны берничә балага бирергә мәҗбүр булды. 1 урынга Эльза Минашаева (7нче мәктәп) лаек булды. 2 урынны Рузил Әхмәтҗанов (Наласа мәктәбе) белән Алсу Рәхмәтуллина (1нче мәктәп) бүлеште. 3 урынга Галия Мәҗитова (Сикертән), Лидия Вәлитова (Яңа Кишет) һәм Сөембикә Исмәгыйлева (Казанбаш) ия булды. Ә җыр бәйгесендә 1 урында Алия Ногманова (5нче гимназия), 2 – Зәринә Никитина (2нче мәктәп) һәм Йолдыз Хәбибуллина белән Сөмбел Гатина (Хәсәншәех), 3 урында Азат Исмәгыйлев (5нче гимназия), Элина Альметова (7нче мәктәп), Әнис Шакиров (Урта Курса мәктәбе). Элина турында аерым әйтәсе килә: ул рус кызы булса да, татарча җырларга ярата. Татар милләтеннән булган дуслары белән дә татарча аралашырга тырыша. Татарча шигырьләр ятлавы авыррак бирелсә дә, җыр сүзләрен шундук отып ала ул. Ә урын алмаучылар күңелен төшермәсен. Киләсе еллардагы Тукай бәйрәмнәре уңышлар алып киләчәк әле.
“Тукайга” җыры белән башланып киткән чара татарның гимны “Туган тел” не аягүрә басып башкару белән тәмамланды.
Мондый бәйрәмнәр балалар бакчасыннан ук башланып, мәктәпләрдә еш булып торганга, милли җанлылык, телебез сакланыр, иншалла. Аның иҗаты яши, яшәячәк! Милли җанлы балаларыбыз аны буыннан–буынга тапшырачак.
Розалия Зиннәтова