Актив гражданнар очрашты

2017 елның 28 апреле, җомга

Актив гражданнар очрашты

Казандагы “Корстон” сәүдә–күңел ачу үзәгендә “Сообщество” актив гражданнар форумы булды. Ул Россия иҗтимагый палатасы тарафыннан һәр федераль округта үтә. Быел Ярославльдән һәм Красноярскидан кала Идел буе федераль округында өченче форум. Ә Казанда ул беренче тапкыр оештырыла.

Нәрсә соң ул “Сообщество” актив гражданнар форумы? Ул җәмгыять, бизнес һәм власть арасында үзара бәйләнеш булдыру өчен ачык эш мәйданчыгы. Форумның төп максаты – төбәкләрдә коммерциянеке булмаган оешмалар үсеше хәлен барлау, коммерциянеке булмаган оешмалар эшендәге проблемалар буенча фикер алышу, аларны чишү юлларын эзләү.

Форум 24–25 апрельдә, ике көн дәвамында барды. Анда бер меңгә якын кеше – коммерциянеке булмаган оешмалар, власть, бизнес, матбугат чаралары вәкилләре, актив гражданнар катнашты. Форумга килгәннәрне сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе иҗтимагый палатасы секретаре, Россия Герое Вячеслав Бочаров, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Россия Федерациясе иҗтимагый палатасы әгъзасы, социаль мәгълүмат Агентлыгы директоры Елена Тополева–Солдунова, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыкты. Чараның нәкъ менә Казанда үтүен Елена Тополева–Солдунова социаль проектларның сыйфаты һәм социаль инициативаларның саны белән бәйләде.

– Җәмгыять, бизнес һәм власть арасында үзара бәйләнеш барып чыгар, дип өметләнәбез, – дип ассызык- лады ул.

Форумның беренче көнендә коммерциянеке булмаган оешмалар, власть, бизнес, матбугат чаралары вәкилләре, актив гражданнар өчен тренинглар, практик дәресләр, лекцияләр, осталык дәресләре белән белем бирә торган программалар буенча секцияләр эшләде.

Президент грантларына заявкалар әзерләү буенча осталык дәресе дә беренче көндә үтте. Хәзер социаль яктан әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен акча яңа схема буенча бүленәчәк. Документация азрак була, ә заявканы бердәм грант җибәрүче сайт аша юллау мөһим.

Шулай ук бу көнне коммерциянеке булмаган оешмалар өчен интернет–маркетинг инструментларын нәтиҗәле файдалану, социаль хезмәтләр күрсәтү, бизнес һәм коммерциянеке булмаган оешмаларның үзара бәйләнеше, экология, волонтерлык һәм башкалар буенча да дискуссия мәйданчыклары эшләде.

Матбугат чаралары вәкилләре өчен белем бирү блогында төбәк журналистлары белән социаль журналистика турында сөйләштеләр. Җәмгыятькә файдалы проектлар авторлары белән эш һәм социаль материаллар форматлары турында ОТР каналында “Большая страна” программасын алып баручы Ангелина Грохольская һәм төбәк экспертлары сөйләде.

– Җәмгыятькә файдалы хезмәтләр социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләргә, күп балалы аналарга ярдәм итү, инвалидлар белән эшләү генә түгел, ә төрле күргәзмәләр оештыру, спорт, туризм чаралары һәм башкалар да. Кече территорияләрнең социаль проектлары безгә акча җыю белән генә кызыклы түгел, без алар турында белсеннәр өчен тырышабыз, – диде Ангелина Грохольская.

Казандагы форум алдагыларыннан 12 яшьтән 18 яшькәчә булган актив яшүсмерләр өчен махсус мәйданчык эшләве белән аерылды. Бу интерактив формат. Анда катнашучыларга “Минем беренче капитал” уенында катнашырга, шәхси социаль проект уйлап чыгарырга тәкъдим иттеләр.

2017 елда “Сообщество” форумнары барлык федераль округларда үтәчәк. Алдагылары Ростов–на–Дону һәм Төмәндә булачак.

Гөлсинә Зәкиева 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International