Бирәм дисәләр дә алып булмый

2017 елның 28 апреле, җомга

Бирәм дисәләр дә алып булмый

Крестьян–фермер хуҗалыклары белән очрашуда район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов быел продукция җитештерүне кимендә биш процентка арттыру бурычы аларга да кагылуын искәртеп үтте.

– Үзегезгә шундый җаваплылык алып тотынгансыз, дәүләт ярдәме дә аласыз икән, сез нәтиҗәле итеп эшләү турында да кайгыртырга тиеш, – диде ул. – Терлекләрнең баш саннарын да тиешле нормага тутырырга, хисапны да вакытында тапшырып барырга кирәк.

Җитәкче мондый очрашуларның даими үткәреләчәген, үзенең һәр крестьян–фермер хуҗалыгында булып чыгачагын әйтте.

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов крестьян фермер хуҗалыкларының эшенә анализ ясады.

2017 елның 1 апреленә булган мәгълүматларга караганда, крестьян–фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны 2016 елның шул чорына карата – 97, сөт җитештерү 93 процент тәшкил итә. Илназ Фатыйхов, Гамлет Погосян, Хәлим Гарипов, Булат Мәҗитов, Эдуард Әхмәтҗанов җитештерүне 171–123 процентка арттыруга ирешкәннәр.

Роберт Хәйретдинов пай җирләренә килешү төзегәндә сыерларны ясалма каплатуны да кертү хуҗалыклар өчен отышлы булыр иде, диде. Районда шулай эшләүчеләр бар инде.

– Быел Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы пай җирләренең гектарына 750 сум түләү бурычы куйды, – диде Ренат Гатиятов.

“Ростехнадзор”ның дәүләт инспекторы Габделхак Касыймов крестьян–фермер хуҗалыкларында, шәхси хуҗалыкларда булган тракторларның да техник карау үтәргә тиешлеген искә төшерде.

– Таләпләр һәркем өчен бер төрле, – диде ул. – Һәр техника исәпкә куелырга, тулы тәртиптә булырга тиеш. Чакырыгыз, техник карау үткәрергә үзем урыннарга барам.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Илһам Сираҗиев фермерларга өстәмә җир бирү мөмкинлеге барлыгын әйтте.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы җитәкчесе Рүзәл Мортазин әйтүенчә, фермерлар белән ике арада элемтә җитеп бетми. Алар да чәчеләчәк орлыкларны тикшертергә тиешләр. Районда бөтен таләпләргә туры килерлек итеп эшләүче Рафис Аксаков (Яңа Кенәр) бар.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов әйтүенчә, хәзерге вакытта терлекләргә вакцина ясау бара. Читтән терлек алып кайтканда тиешле документлары булырга, алып кайткач ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин субсидияләр алу тәртибен аңлатты.

Сораулар да шактый булды. Банклардан кредит алудагы кыенлыклардан зарландылар.

– Мин үзем дә күпме йөреп ала алмадым кредитны, – диде крестьян–фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов. – 5 процентлы кредитны алырга республика буенча 167 кеше тәкъдим ителеп, шуларның 6сы гына үткән.

Марсель Хәлилов киләчәктә мондый очрашуларны урыннарда үткәрергә тәкъдим итте.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International