Һәрчак шулай матур яшәгез

2017 елның 28 апреле, җомга

Һәрчак шулай матур яшәгез

Көздән алып язга кадәр авыл мәдәният йортларында “Җомга көн кич белән” дигән исем астында концертлар гөрләде. Авыл җирлекләре башлыклары җитәкчелегендә мәдәни учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу концертларда сәнгатьне яраткан, җырга, биюгә оста булган һәр кеше катнашты. Араларында беренче тапкыр сәхнәгә чыкканнары да бар. Ул концертлар искиткеч булды, берсеннән–берсе яхшы талантлар чыгыш ясады. Шулар арасыннан да иң яхшылары Арча сәхнәсенә күтәрелде.

Узган атнада Арча Мәдәният йортында Гала-концерт булды. Үзешчәннәр чыгышын карарга килүчеләр белән тамаша залы шыгрым тулы иде. Ул көнне бар да рәхәтләнеп ял иткән, рухи байлык туплап киткәндер, дип уйлыйм. Чөнки концерт бай эчтәлекле һәм матур булды. Көчле алкышлар үзешчәннәребезгә югары бәя иде. 31 номердан торган концерт сизелмичә дә үтеп китте.

Һәр концерт номеры турында аерым мактау сүзләре язарга була. Чөнки аларның барысы да шуңа лаек. Урта Сәрдәдән Дамир Шәйхиев, Шурадан Рәмзия Гайфуллина, Иске Кишеттән Илнур Шакиров, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, Түбән Орыдан Раил Бакыев, Сикертәннән Илшат Мәһдиев, Якты Көннән Гөлназ Ганиева һәм башкалар чыгышы тамашачы мәхәббәтен яулады. Наласадан егетләр триосы башкарган “Гөлбану” җыры кемне генә битараф калдырды икән? Штерәдән Рәдиф Шәмсетдиновны хәтта кул чабып җырлаттылар, соңыннан көчле алкышларга күмделәр. Мөндештән Тәслимә Мифтахова тавышы, моңы белән күпләрне сокландырды.

Биюләр дә уңышлы чыкты. Өчиледән Алсу, Алисә Гариповалар, Иске Кырлайдан Алинә Шакирова, Кышкардан Йолдыз Шәфигуллина, Яңа Кишеттән Ринат Галәветдинов, Югары Курсадан Лиана Яруллинаның аяклары идәнгә дә тими. Түбән Мәтәскә кызлары башкаруындагы һинд кызлары бию- ен дә (җитәкчеләре Зөлфия Харисова, Энҗе Шиһабиева) тамашачы яратты, ташкичүләр башкаруындагы керәшен халыклары биюен алкышларга күмде.

Сикертәнлеләрнең “Кичке уен”, Урта Курса коллективы тәкъдим иткән “Сепарат аерту” фольклор күренешләре дә көчле алкышлар белән бәяләнде. Симетбаштан Мөнирә Сафина башкарган картлар йортында яшәргә мәҗбүр булган ана монологы күңелләргә үтеп керде, йөрәкне сыкрандырды.

– Картлар йортын кем уйлап тапкан? Шул картлар йорты булмаса, әниләр дә балалары белән яшәр иде. Балаларын ташлаган аналарны гаеплисез, нигә аналарын ташлаган балаларга бер сүз дә әйтмисез, кешеләр, – диде ул өзгәләнеп.

– Мәдәни, күңел ачу чараларында катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Шулай актив булып, матур итеп яшәгез, – диде соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев.

Ул шулай ук кыш дәвамында авыл җирлекләрендә барган “Хәрәкәттә – бәрәкәт” мәдәни-спорт ярышларында җиңүчеләрне бүләкләде. Беренче урынны Үрнәк авыл җирлеге яулады. Икенче урында – Яңа Кенәр, өченчедә Урта Аты авыл җирлекләре.

Шулай ук концертта катнашучыларга лауреат дипломнары тапшырылды.

– Концертны оештырган мәдәният хезмәткәрләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, барлык катнашучыларга зур рәхмәт. Талантларны барлау- да, аларны халыкка танытуда, халыкны рухи яктан баетуда армый-талмый эшләгез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International