Өйрәнгәннәре — үзләре өчен
Якшәмбе булса да, Арчаның Шәрык мәчетенә иртәдән балалар җыела башлады. Биредә алар дин буенча гыйлемнәрен күрсәтеп, дин әһелләре каршында имтихан тотты.
Бәйгегә районыбыз авылларында һәм шәһәрдә яшәүче, мәчетләрдә гыйлем эстәүче 68 бала килгән (карарга килүче тагын 20–30лап бала бар иде). Малайлар азан әйтү, кызлар Коръән сүрәләрен яттан уку буенча ярышты.
Бәйгене оештыручы — район мөхтәсибәтенең укыту бүлеге мөдире Рая абыстай Фәтхуллина бәйгедән бик канәгать калуын белдерде. “Быел бу кадәр үк уңышлар көтмәгән идем. Балалар бик әзерлекле килгән, хәтта бер бала 21 сүрә белә! Ә Коръәндә 114 сүрә бар. Беренче елларда бәйгедә катнашучы балаларның саны йөздән артып киткән чаклар да булды, ләкин әкренләп кимеделәр. Быел тагын үзгәреш: балалар күп килгән”, — ди ул. Абыстай мондый ярышларны инде 25 еллап оештыра икән. Соңгы елларда Рая Ахун кызы мөгаллим-мөгаллимә, имамнар ярышын уздыруда күп көч куя. Быел алар “Гыйбадәте исламия” буенча белемнәрен сынаган. Дин әһелләре андый бәйгеләрнең еш булуын тели икән. Дөрестән дә, бәйгегә әзерләнгәндә никадәр яңа мәгълүмат туплыйсың бит! Балалар арасында уздырылган бәйгегә килгәч тә алар балаларның күп белүенә сокланып утыра.
Быел, башка еллардан үзгә буларак, балаларга Коръән уку төп шарт итеп куелган. Исламның нигезен, тәртибен аңлатучы “Гыйбадәте исламия” китабы буенча һәр катнашучы билетлар алып андагы сорауларга җавап бирде (әзерләнергә вакыт бирелмичә шундук җавап бирделәр). 25 билетта 4әр сорау: гакыйдә, фикх, хөкемнәр һәм пәйгамбәрләр тарихы буенча. Бәйге шарты буенча, 5 сүрә дә белмәгән бала бәйгедә катнаша алмаган. Ә аларны, монда катнашыр өчен авыллардагы мәчетләрдә бәйге оештырып сайлап алганнар.
Бик тиз узды сыман бәйге. Малайларның моңлы итеп азан әйтүләренә тәэсирләнеп сизелмәде бугай ул. Гомумән, әллә нинди рәхәт дулкында тирбәткәндәй булды аның сәгатьләре. Шулкадәр талантлы балалар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу да җиңел булмагандыр. Хөкемдарлар бер урынны берничә балага бирде: 4 урында Гомәр Сабиров, Нияз Госманов, Ралинә Галәветдинова, Резидә Ногманова, 3 урында Габдулла Сабиров, Ришат Хәмзин, Адилә Кәримова, Гөлнур Һадиева, 2 урында Ильяс Зарипов, Айзилә Сибгатуллина. Ләйсән Фатыйховага “Тамашачы мәхәббәте” дипломы тапшырылды.
Бәйгенең җиңүчеләренә иганәче — Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев диплом һәм бүләкләр тапшырды. Беренче урын алучылар электрон Коръәнгә ия булды. Алар Арчадан Салих Мөхәммәтҗанов һәм Язилә Мөхетдинова. 21 сүрә белүче кыз шул Язилә икән. Жюри сорагач ул берничә сүрәне яттан сөйләп бирде. “Өендә дини тәрбия булган балалар әллә кайдан күренә, андыйларның сүрәләрне укуы ук үзгә. Мәчеткә килеп өйрәнеп кенә барысын да белеп бетереп булмый, мәчеттә алган гыйлемне өйдә ныгытсаң гына нәтиҗәле була. Шөкер, кызыксынучы әти-әниләр дә күп. Өйдә дини тәрбия алган балалар кием буенча да аерылып тора”, — ди Рая абыстай.
Бүген бәйгегә беренче генә килгәннәр, каушаудан белгәннәрен дә онытучылар булгандыр. Ләкин күңелләрендә булган иман орлыгы аларга киләсе бәйгеләрдә җиңүче дәрәҗәсенә күтәрелергә көч, ярдәм бирер, иншаллаһ.
Розалия Зиннәтова