Җырлы-моңлы фестиваль.
28 апрель көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында «Уйна гармун, моңлан курай» II районкүләм иҗат фестиваль –конкурсы үтте. Әлеге чараның төп максаты укучыларны Г.Тукай әсәрләрен өйрәнүгә җәлеп итү, татар халык җырларын пропагандалау, җыр –моңга сәләте булган яшьләрне ачыклау, осталыкларын үстерү, татар моңы аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү иде. Фестиваль-конкурста районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән гармунчы, курайчы укучыларыбыз һәм укытучылар катнашты.
Чын мәгънәсендә җыр-моң бәйрәме булды ул. Бәйгедә катнашучылар үз талантларын гына күрсәтеп калмады, бәлки көндәшләренең чыгышларын тыңлап, тәҗрибә дә тупладылар.
Килгән кунаклар, конкурсантлар Г.Тукай әсәрләренә ясалган кул эшләре,рәсем,иҗат күргәзмәләре,”Туган ягым гүзәллеге “ исемле фотокүргәзмә белән таныштылар.
Жюри тарафыннан конкурсантларның уйнау осталыгына, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына гына түгел, ә бәлки күңел биреп уйнау, яңалыкларга өстенлек биреп башкаруына да игътибар бирелде.
Конкурсантларның барысы да төрле дәрәҗәдәге дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Фестиваль оештыручылар һәм катнашучылар күңелендә якты эз калдырды.