Республикада икенче урында

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Республикада икенче урында

Узган шимбә кич район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова шалтыратып: “Дус сыйныф серләре” дигән ата-аналар комитетларының республика бәйгесе булды. Безнең районнан Арчаның бишенче гимназиясе командасы икенче урынны яулады, – диде.

Икенче көнне шушы шатлыклы хәбәрне гимназиянең бәйгедә җиңү яулаган 7Б сыйныфы укучылары һәм аларның ата-аналары командасы җитәкчесе Гөлнара Әхмәтханова җиткерде.

Бала турында ата- анасыннан чыгып фикер йөртергә кирәк, диләр. Сыйныф турында да җитәкчесе нинди, укучылары да шундый, дияргә булыр иде. Гөлнара Әхмәтханова белән эш буенча еш очрашырга туры килә. Укытучылар өчен нинди бәйгеләр бар, барысында да катнаша ул. Уңышларга да ирешә. Күрәсез, ул җитәкләгән сыйныф та нәкъ шундый.

“Дус сыйныф серләре” дигән ата-аналар комитетларының район бәйгесендә әлеге коллектив районның барлык мәктәп- ләре командалары арасында беренче урынны яулап, республикада көч сынап карау бәхетенә ирешкән иде. Соңыннан мәктәп директоры Фатыйх Хәкимуллин:

– Үзе аерым бер сыйныф бу. Укытучылары да мактаулы, укучылары да актив, ата-аналары да бер генә чарадан да калмый. Алар бар эшне бергә-бергә башкара. Ә бердәм коллектив белән таулар җимерергә була, – дигән иде.

Ул көнне команда өчен хореограф Эльза Нуретдинова, музыкант Лилия Дәүләтбаева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илфира Вәлиева, мәктәп директоры үзе җан атып йөрде. Икенче көнне ничәнче урынны алдык икән, дип борчылып балаларның ата-аналары гына түгел, хәтта әбиләре дә шалтыратты. Гөлнара Әхмәтханова әйтүенчә, республика ярышында да нәкъ шулай булган.

– Ярышлар Иннополис шәһәрчегендәге көллияттә үткән. Барлыгы илле команда катнашкан һәм алар биш номинациядә көч сынашкан. Безнекеләр һөнәри ориентлашу номинациясендә 11 команда арасында икенчелекне алган, – диде Миләүшә Шакирова.

Һөнәри ориентлашу буенча сыйныфта үзенчәлекле эш алып барыла. Балалар чиратлап әти-әниләренең хезмәт урыннарында булалар, кызыксынган сорауларына җаваплар алалар, хәтта шул эшне башкарып та карыйлар. Ата-аналар арасында төрле һөнәр ияләре, пешекче, инженер, төзүче, ювелир һәм башкалар бар. Мавыктыргыч та, үзләре өчен файдалы да. Менә бит, бәйгедә дә кирәге чыккан.

– Башта нәкъ Арчадагы кебек, проектны, стена газетасын (күргәзмәне) якладык. Чыгышыбызны Тукай сүзләреннән башладык, район турында сөйләдек. Аннан газетага күчтек, – диде Гөлнара Әхмәтханова. – Анда мәктәп елларына, һөнәри ориентлашу буенча башкарган эшләребезгә, әти-әниләр белән бергә үткәргән чараларга тукталдык, төрле өлкәдәге уңышларыбызны искә алдык. Ахырдан Арча гимнын башкардык. Костюмнар белән, театральләштерелгән тамаша (кураторыбыз “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина) килеп чыкты. Бер районның да чыгышы андый булмады. Әти-әниләрдән Миләүшә Гаязова, Алия Шәмсетдинова, Илдар Бариев, Алмаз Габитов, Гөлназ Гатауллина, Рөстәм Салихов, Андрей Маркелов, Гөлия Гыйльметдинова, Альбина Садыйковага, укучыларыма рәхмәтлемен.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International