Район Советы утырышы
27 апрельдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 15нче утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта “Арча муниципаль районының 2016 ел бюджеты үтәлеше турында”, 2017 елның беренче кварталында “Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында” финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев, Арча муниципаль районында динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар турында”, “2016 елда Арча муниципаль районында җирле үзидарә органнарында граҗданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында” муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, “Татарстан Республикасында кеше хокук- лары буенча вәкаләтле Вәкилнең 2016 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Арча муниципаль районында кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау турындагы еллык доклады турында” Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкилнең Арча муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов чыгыш ясадылар.
Утырышта шулай ук муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре каралды.
Район Советы утырышы карарлары белән Арча муниципаль районының рәсми сайтында танышырга мөмкин.