Алар үз җирендә кадерле

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Алар үз җирендә кадерле

Сәнгати яктан бик сәләтле балалар укый биредә. Аларның чыгышы районыбызны танытуда төп нигезнең берсе булып тора, дисәң дә ялгыш булмас.

Район җиренә аяк баскан кунакларның бу мәктәп укучыларының чыгышын карамый киткәне юктыр. Арча сәнгать мәктәбе укучыларының даны республика, Россия киңлекләре белән генә чикләнмичә, дөнья буйлап киткән. Укучыларның Халыкара конкурсларда катнашуы хакында әйтүем. Элеккеге укучылары арасында профессиональ сәхнәдә нык адымнар белән атлап баручылар бар. Укучылар нинди генә конкурста катнашса да, беренче өчлеккә кермичә кайтканнары юк!

Габдулла Тукайның туган көне алдыннан Арчаның сәнгать мәктәбе коллективы арчаларга хисап концертын тәкъдим итте. Хисап концертын алар ел да куя, кайбер елларда хәтта ике дә булырга мөмкин. Ә быелгысы Язгы игелеклелек атнасына, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына һәм Бөтендөнья бию көненә багышланган.

Хисап концерты булса да, уку йортындагы һәр талантны, репертуарларындагы һәр чыгышны күрсәтеп бетерү мөмкин түгел, шунлыктан “кырык иләк аша” сайлап алынганнар катнашты анда. Хисап конертлары гадәттә район киңлегенә яңа талантларын чыгара, моңарчы ишетелмәгән яңа исемнәр ача. Әйтик, алып баручы “егетебез” дә яңа талант иде быел. Беренче зур концертны алып баруы булуына кармастан, Әнвәр Мөхетдинов үзен иркен тотты. Кулдашы – инде сәхнә тәмен балалар бакчасында чакта ук татып өлгергән, күп кенә конкурслар җиңүчесе Диләрә Булатованың янәшәдә булуы да көч өстәгәндер, Әнвәр сынауны уңышлы җиңеп чыкты.

Сәнгать мәктәбе укытучылары ел саен әллә никадәр баланы бию серләренә өйрәтә. Аларны сәхнәдә күмәкләшеп бер үк хәрәкәт белән, ритмга кушылып биергә өйрәтү өчен күпме көч, сабырлык кирәк. Бию гүзәллеген сәхнәгә җиткерү өчен бер биюне берничә ай өйрәнергә мөмкин коллектив. Мәктәпнең горурлыгы булган Венер Хисамиев җитәкчелегендәге, “Глянец” (Зилә Мортазина), “Ар-и-Эль” (Эльза Камалова) бию коллективлары бүген тамашачыларны дәртле чыгышлары, затлы киемнәре белән сөендерде. Бер күмәк биюне күрер өчен генә дә йөрерлек мондый концертларга! Ә Зөлфия Кочурова җитәкчелегендәге “Һөнәрчелек планетасы” мода театрының күз явын алырлык күлмәкләре ни тора! Боларны укучылар үз куллары белән теккән. Сәнгатьне һәркем үзенчә тудырырга, танытырга сәләтле.

Әлеге мәктәп курай- чылар, гармунчылары белән дан тота. Әлбәттә, алар чыгышыннан башка нинди концерт булсын инде?! Заһидә Гайфуллинаның балаларга гармун моңнарын оныттырмыйча, татар милли моңнарын уйнарга өйрәтүе өчен аерата рәхмәт. Чөнки бүгенге заманда гармун уйнаучы яшьләрне табуы ай-һай кыен бит. Күбрәк булсын иде ул моң серләренә төшенергә теләүче яшьләр. Моңлы җырларын башкарган “Гүзәлкәй” һәм “Энҗеләр” вокал ансамбльләрен дә гел яратып карый тамашачы. Бүген алар концертка аеруча ямь бирде. Аерым җыр башкаручы укучылары — мәктәпнең горурлыгы. Аларның чыгышы райондашлар алдында һәрвакыт көтеп алына. Гомумән, мәктәп укучыларының һәр чыгышы — биючеме, җырчымы, нәфис сүз остасымы — алар гел көтеп алынган кунак. Шулай шатлыклы мизгелләр бүләк итүчеләр булулары өчен концертны тамаша кылып, аңа югары бәя биргән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов укучыларга гына түгел, аларга ярдәм итеп торучы әти-әниләргә, белем биргән укытучыларына да сәхнәдән рәхмәт әйтте.

Үзебезнең район үзешчәннәре, укучыларының чыгышы, чыннан да, һәрвакыт көтеп алына. Бу турыда күп тапкыр ишеткән бар. Алар әнә шулай үз җирендә кадерле булулары белән бәхетле. Үз җирләрендә солтан булып яшиләр.

Бүгенге концерттан кергән акчаны коллектив мөмкинлекләре чикләнгән балаларны дәвалау өчен бирә. Балалар үзләренең чыгышы, ә укытучылары аларны өйрәтеп сәхнәгә чыгарулары белән никадәр игелек кылды!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International