Эшмәкәрләр белән очрашу

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Эшмәкәрләр белән очрашу

Район эшмәкәрләренең прокуратура, җирле үзидарә, контроль, күзәтчелек органнары вәкилләре белән очрашуы булды. Утырышны район прокуроры Ренат Ситдыйков алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

– Мондый очрашуларны даими үткәрергә, мәсьәләләрне бергә хәл итәргә кирәк, – дип сөйләде район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов. – Җирле үзидарә, контрольлек һәм күзәтчелек органнары белән аңлашып эшлибез. “Дәүләт һәм муниципаль контрольне үткәргән вакытта юридик һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы закон таләпләрен бозган очраклар күзәтелми. Тикшерүчеләр өстеннән судка мөрәҗәгать итү очраклары бик сирәк.

Алмаз Сәгыйтьҗанов закондагы үзгәрешләрне әйтеп үтте. Моңарчы сатып алучының хокуклары бозылса, ул “Роспотребнадзор” һәм “Дәүләт алкоголь инспекциясе” органнарына мөрәҗәгать итә иде. Хәзер кеше сатып алу хокукларын яклау буенча юридик яки шәхси эшмәкәргә мөрәҗәгать итә. Әгәр дә инде мөрәҗәгать каралмаса яки канәгатьләндерелмәсә, ул вакытта контрольлек итүче органга барырга кирәк булачак. Контрольлек итүче органның жаваплы кешесе мөрәҗәгатьнең аноним булмавына инанырга тиеш.

Бюджеттан файдаланучыларның, субсидия алучыларның акчаны нәрсәгә тотканнары ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш. Әмма бу юнәлештә кагыйдәләрне бозу очрак- лары бар.

Урта һәм кече бизнеска ничек ярдәм итеп була? Әлбәттә, дәүләтнең төрле программаларыннан уңышлы файдалана алсалар, алар бик канәгать булыр иде. Әлегә эшмәкәрләр өчен аңлашылып бетмәгән нәрсәләр бар.

– Эшмәкәрләргә аяк чалмаска кирәк. Гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартылачак, – дип басым ясап әйтте прокурор урынбасары.

Бүген бизнеста эшмәкәрлек яки юридик зат статусы алмаганнар да юк түгел. Берәүләр рәсми рәвештә теркәлмичә гаражда автосервис ача, икенчеләр өйдә пешереп сата һ.б. Хәтта агуланучылар, йогышлы чирләр килеп чыгу очраклары бар. Бу өлкәдә тәртип салырга кирәк.

Шулай ук өйдә пешереп, тиешле документлардан башка кибетләргә куеп саттыру очраклары турында да сүз булды.

– Мондый очраклар булганда эчке эшләр органнарына, салым хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк, – диде Алмаз Сәгыйтьҗанов. – Законсыз эшмәкәрлек өчен һәркем җавап тотарга тиеш. Бизнесның иң беренче бурычы – хезмәт кешесенең эш урынында хәвеф-хәтәрсез эшләве, хезмәт күрсәтү урыннарында (кибетләр, базар, ашханәләр һ.б.) сатып алучыларның исән-имин булуы һәм кеше организмына зыян китерми торган продукция җитештерү.

“Роспотребнадзор” идарәсенең Арча һәм Биектау районнары буенча җитәкчесе Эльвира Шәйхуллина:

– Кешене эшкә алганда медицина тикшерүе үткән булырга тиеш, – дип басым ясап әйтте. – Кайберләрегез башта эшкә аласыз, аннан соң гына медицина тикшерүе үтәләр. Хәтта ачык типтагы туберкулез белән авырган ике очрак ачыкланды!

Эшмәкәрләр җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен урамда сату һәм җир алу мәсьәләләре буенча җитди сораулар бирделәр.

Соңыннан Любовь Осина:

– Мөрәҗәгатьләрне карау һәм тикшерүләр объектив булырга тиеш, – дип сөйләде. – Контроль, күзәтчелек органнары арасында элемтә булсын. Без эшмәкәрләр, сезгә, һәрвакытта да ярдәм итәргә әзер.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International