Минутлап санар вакыт

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Минутлап санар вакыт

Язның бер көне ел туйдыра торган вакыт җитте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендәге мәгълүматларга караганда, 2 майга хуҗалыкларда 14212 гектарда күпьеллык үләннәр, 15276 гектарда уҗымнар тукландырылды. 14215 гектарда зәп һәм пар җирләре тырмаланды. 1235 гектарда сабан культуралары чәчелде.

Быелгы һава шартлары үзенчәлекле, басулар тигез өлгерә. 27 апрельдә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов белән “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә булган идек.

“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов: “Бүген басуларда 12 трактор эшли”, – диде. Ул аларның һәркайсы янына алып та барды. “Менә бу басуга ике сәгать элек кенә кереп булмый иде, ә хәзер рәхәтләнеп эшләп була”, – ди җитәкче.

Хуҗалыкның барлык басуларында эш гөрли. Быел яңа “Туман” агрегаты алдылар. Радик Сибагатуллин иң әйбәт вакытта уҗымнарга, күпьеллык үләннәргә өстәмә сый биреп чыкты. Булат Заһриев, Нияз Гафуров уҗым, Илшат Абдуллин, Ленар Габдрахманов, Шамил Яруллин, Рамил Галиев, Наил Габидуллин, Ренат Шиһабиев күпьеллык үләннәр,Фәнис Хөснетдинов зәп җирләре тыр- малый.

Күпьеллык үлән җирләре тырма агрегатлары артыннан мүлчәләнеп, йомшак кала. “Эшләү өчен иң уңай вакыт!” – дип куана җитәкче. Чөнки туфрак кипкәч тырмалар сызып кына йөриячәк.

28 апрельдә “Курса МТСы” ширкәтендә язгы чәчү башланды. Хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы Мансур Хуҗиәхмәтов куәтле “Кировец” тракторына тагып Германиядә эшләнгән өр–яңа чәчү комплексын басуга алып чыкты.

– Сменага 80 гектарга кадәр чәчә ала торган агрегат бу, – диде Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Киләчәктә тагын бер комплекс алырга исәп бар.

Менә шулай җайлап алга бара курсалар. Район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов та әлеге комплексның беренче эш башлавын кызыксынып карадылар, хуҗалык игенчеләренә уңышлар теләделәр.

2 майга “Курса МТСы” ширкәтендә 465 гектарда сабан культуралары чәчелде.

“Яңарыш” (элекке “Татарстан”) ширкәте механизаторлары да һәр елдагыча өлгерлек күрсәтә. Бу хуҗалыкта 500 гектарда чәчү чәчтеләр, 1800 гектарда уҗым тук- ландырдылар.

“Игенче”, “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Ашыт”, “Кызыл Яр” хуҗалыкларында уҗымнар тулысынча тукландырылды.

Алты хуҗалык чәчүгә кереште.

Чәчүлекләрне чүп үләннәрдән, корткыч бөҗәкләрдән саклауга әзерлек нинди дигән сорауга да җавап бар. 29 апрельдә сиптергечләрне кабул итү булды. Хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар да чакырылган иде. Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин җитәкчелегендәге жюрига җиңүчеләрне ачыклавы ансат булмады. Чөнки күбесе әйбәт әзерлек белән килгән. “Северный” ширкәте – беренче, “Кызыл Яр” – икенче, “Ак барс” агрокомплексы” өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов район башлыгының Дипломнарын, акчалата бүләкләр тапшырды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International