Носыда ниләр бар?
Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдретдинов: “Безнең авыл чишмәләргә бай, – дип сөйли. – Халыкка хезмәт итә торганы гына да җидәү”. Чишмәнең суы тәмле, үзе ямьле дияргә яратсак та, аларны карап торырга кирәк шул.
Директор мәктәптә үткәреләсе экология кичәсенә махсус чакыр-ды.
– Эколог та килә, сезне дә чакырабыз, – диде.
Район экологы Фирдәүсә Латыш, район мәгариф идарәсе методисты Илшат Сафиуллин белән Носы авылына юл тоттык. Носы авылы район үзәгеннән иң ерак төбәкләрнең берсе. Казанга барып кайт-кан кебек. Директор, без ияләнгән инде, дисә дә, юл дигәнең вакытны ала һәм чыгым сорый торган нәрсә. Рульдә директор үзе. Матур гына гәпләшеп, юлда очраган авылларны карап, агач полосаларына хозурланып, кошларны күзәтеп, Носы авылына барабыз. Вәсим Бәдретдинов белән тел, әдәбият, тормыш турында рәхәтләнеп сөйләшеп була. Заманында Казан дәүләт университетының татар теле бүлеген тәмамлаган филолог ул. Университет электән яхшы кадрлар әзерләде.
Мәктәпкә килеп керү белән безне күргәзмәләр каршы алды. Укучыларның, укытучыларның уңышларын карый–карый мәктәпнең концерт залына үттек. Анда инде балалар, укытучылар кичәне башларга әзер иде. Биология һәм химия укытучысы Гөлүзә Мостафина “Табигать язмышы – безнең язмыш” дигән кичәне башлап җибәрде. Носы мәктәбенә килгән саен шаккатырмый калмыйлар. Бу юлы алар ярышлар, шигырь, җыр, биюләрдән тыш “Таяну ноктасы” оештырганнар. Укучылар алдына тезелешеп чыгып бастык. Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов (Носыда яши), мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов, эколог Фирдәүсә Латыш һәм мин. Алып баручы Гөлүзә Бариевна экологиягә кагылган сораулар бирде. Кызыклы гына килеп чыкты ул. Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов:
– Бу якны мин районда иң чиста төбәкләрнең берсе, дип беләм, – дип сөйләде. – Һәм монда мәктәп коллективының да тырышлыгы зур. Рәхмәт, авылны, чишмәләрне, юл буйларын чис- тартасыз, әти-әниләр ярдәме белән кош оялары ясыйсыз.
– Чисталыкны һәркем үзеннән башларга тиеш, – дип өндәде мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов.
Гөлүзә Бариевна кызыклы сораулар бирде. Шуның берсен генә әйтеп үтәм.
– Мәктәпләрдә экология фәненә сәгатьләр бирергә вакыт җитмәдеме икән?
Бәхәсле сорау, әмма уйланырлык. Мин бу сорауны ачык килеш калдырам. Матбугат кешесе буларак, балаларны һәм укытучыларны яратып укыла торган кызыклы хатлар язарга чакырдым. Әлеге кичәне оештыручы Гөлүзә Мостафинаның әтисе турында язган хаты газетабызда яңа гына басылып чыкты. Бик матур язган. Без Гөлүзә алга таба да безгә язар, дип өметләнәбез.
Иң яхшы сыерчык оясы ясаган малайлар һәм кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Рәхмәт хатларының сыерчык исеменнән язылуы күңелле һәм дулкынландыргыч иде. Монысы директор эше. Алай оста итеп сыерчык теле белән тел белгече генә сөйләшә ала торгандыр.
Ә теге 7 чишмәнең үз исемнәре бар. Сәгыйть, Абдуллаян, Артель, Сабит, Мәктәп, Хәсән, Мәчет... Сабит бабайның чишмәсен 87 яшьлек кызы Кәүсәрия апа төзәттергән. Әнә, нинди Носы ул!
Без Носыдан, Носы мәктәбеннән язның чис- та сулышын тоеп, юлга кузгалдык...
Румия Надршина