Ә биредә таңнар тын...
Суслонгер... Бу сүз сугыш чоры кешеләренең күңеленә нык уелып калган. Юк, матур истәлек булып түгел, авыр хәсрәт, йөрәк җәрәхәте булып. Кайберләренең ирләре сугыш кырына барып та җитмичә, шушы җирдә ачлыктан вафат булган. Икенчеләре өчен Суслонгердан котылып фронтка, пулялар явы астына, үлем белән күзгә–күз очрашырга китү чын шатлыкка әйләнгән.
Эш дәверендә Суслонгер газаплары аша үтеп сугышта булганнар, аларның хатыннары белән еш аралашырга туры килде. Кайберләре бу турыда ачынып, күз яшьләренә буылып сөйли, араларында ул хакта бөтенләй искә төшерергә теләмәгәннәре дә бар.
– Ачлыктан тилмердек. Бер-ике кисәк бәрәңге салынган, берничә кәбестә яфрагы йөзеп йөргән коры шулпа белән солдатның ничек тамагы туйсын. Ачлыктан кырылдылар гына.
– Хатыннары ирләре өчен борчылып, үзләренең дә юньле ризык күрмәүләрен онытып, бар булганны җыеп җәяүләп ирләре янына китәләр иде.
– Имчәк балаларын кешегә калдырып та ерак сәфәргә чыкканнар. Араларында чарасызлыктан, ирләрен жәлләүдән кайберләре хәтта аларны имезергә дә мәҗбүр булган.
Әнә шундый ачы хәс- рәт ул Суслонгер. Сугышта булганнарны көн дә искә алабыз, олылыйбыз, ә менә Мари җирендә башларын салганнар читтә кала бирә. Менә шуны күздә тотып, арчалар шушы җирлектә газаплар чиккән якташларыбыз алдында баш ию, аларның рухларына дога кылу максатыннан ел да ерак юлга сәфәр тота.
Бу эш 2015 елда башланып китте. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов инициативасы, район хакимияте ярдәме белән Суслонгер зиратында каберлеккә таш куелды, чардуган белән әйләндереп алынды, шунда Арча һәм Әтнә районнары җиреннән туфрак алып барып салынды, чәчәкләр утыртылды. Хәзер бер төркем делегация ел да 9 май алдыннан шул якларга бара, каберне чистартып, чәчәкләр утырта. Делегация составында яшьләрнең дә булуы аеруча кыйммәтле.
Быел да бу традициягә тугрылык саклап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Кораллы көчләр ветераннарының Арча район башлангыч оешмасы рәисе Игорь Козлов, мөхтәсиб Раил Гыйлаҗев, Сергий атакай, Арча педагогика көллиятеннән Зиннур Сәгыйтов җитәкчелегендәге “Патриот” клубы әгъзалары Анастасия Сметанина, Андрей Степанов, Инсаф Бәйрәмов Суслонгерда булып кайттылар. “ГАЗель” микроавтобусында ике сәгать ярым барылды. Сугыш елларында бу юлларны хатын–кызлар җәяүләп ничек үтте икән? Нәрсә ашаганнар диген әле? Ул кычыткан, алабута шулпасы белән бик ерак китеп булмый. Шуңа фронтовиклар турында язганда аларның хатыннарына да дан җырларга кирәк, минемчә. Алар моңа лаек.
Зират янында ук каршыбызга шушы бистәдә яшәүче бер ханым очрады. Ул безнең янга туктады да:
– Кайдан икәнегезне белмим, әмма ел да килгәнегезне күреп йөрим һәм алдыгызда баш иям. Сез бик зур һәм изге эш башкарасыз, – диде.
Соңыннан таныштым үзе белән. Суслонгер мәктәбендә озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы Алевтина Желанкина булып чыкты ул.
– Биш станция булган биредә. Бишесендә дә лагерьлар урнашкан. Шуларда ун меңнән артык кеше торган. Нигездә төрки халыклар, ягъни, татарлар, үзбәкләр һәм башкалар алынган, дигән фаразлар да бар. Әлегә кадәр бу хәрби сер ачылып бетмәгән, – диде Алмаз Борһанов. – Зиратка сугыштан кайтарылып, биредә госпитальдә үлгәннәрне генә җирләгәннәр. Ә башкаларны чокыр- га гына ыргытканнар. 1941 елның июленнән алып 1943 елның ноябренә кадәр солдатлар Суслонгерда газап чиккән, ачтан кырылган. Анысы да әзерлексез, тәмам бетерешкән кешеләрне күреп (бер солдат мондагы хәлләрне аңлатып хат язып җибәргән дигән сүзләр дә йөри), тикшерергә дип Клемент Ворошилов килгәннән соң гына бу хәлгә нокта куела. Ул кешеләрне шушы хәлгә җиткергән өчен лагерьлар башлыгын шунда ук атып үтерә. Аннан соң лагерьлар да ябыла.
... Бу көнне бөтенесе бергәләп каберлекне чистарттылар, веноклар салдылар, чәчәкләр утырт- тылар. Соңыннан Раил хәзрәт Гыйлаҗев, Сергий атакай вафат булганнар рухына дога кылдылар. Шунда кызыклы бер күренешкә игътибар иттем. Раил хәзрәт дога укыганда күктә ялтырап кояш чыгып алды. Гәрчә ул көн болытлы, салкын булса да. Күктәге кояш та, биек агачлар да ул көнне бу изге эшнең шаһиты булды.
Гөлсинә Зәкиева