Пулялар яңгыр кебек ява
Арчада яшәүче Илсөяр һәм Харис Сафиннар 40 ел бергә гомер итәләр. Балалар үстерделәр, хәзер оныклары уңышларына шатланып яшиләр.Тормышлары яхшы. Бар да җитеш.
Алар өчен гомер буе һәм һәр тарафта әти-әниләре үрнәк булды. Бүген инде бурычлары – оныклары күңелендә Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабалары өчен горурлану хисе тәрбияләү. Шуңа да “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга карар кылганнар.
– Алар илебез азатлыгы өчен көрәшкән. Үлемгә дип белеп барганнар бит. Әти мәрхүм пулялар яңгыр кебек ява, дия иде. Күкләргә чөеп мактарлык батырлык эшләгәннәр, – ди Харис Сафин.
Фәйзи Сафин сугышның беренче көненнән үк фронтка киткән. Сталинград өчен сугышкан. 1943 елда авыр яраланып, авылга кайткан. Күкчә Бирәзәдә (элек “Динамо” колхозы булган) колхоз рәисе вазыйфаларын башкарган. Сугыштан соң гомер буе балта осталары бригадасын җитәкләгән. 1992 елда вафат булган. Алты баласы өчен дә ул һәрчак үрнәк.
Нуретдин Гафаров (Илсөяр ханымның әтисе) Төньяк Кавказ өчен барган сугышта катнашкан. Ул 1939 елда армиягә киткән, кайтырына бер ай кала сугыш башланган. Күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены (разведчик булган, “тел” алып кайткан өчен бирелгән), “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Туган йортына бары 1948 елда гына кайткан. Гомер буе Арча янгын частенда каравыл җитәкчесе булып эшләгән.
Хәлимә апа белән 50 елдан артык тату гомер иткәннәр. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәлимә апа да сугышка алынган, фронт линиясендә хәрби эшелонда шәфкать туташы булган. Ә 1944-1945 елларда Арча педагогия училищесы бинасында урнашкан хәрби госпитальдә, аннан Арча үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы, 15 ел дәвамында авылда фельдшер булып эшләгән.
– Икесе дә вафат инде. Әмма безнең күңелләрдә алар мәңге сакланачак, – ди Илсөяр Сафина. – Парадта әби-бабалары портретларын оныклары Гүзәл һәм оныкчыклары Динара алып чыкты. Гүзәл һәрчак авылда булды, шунда үсте, әби-бабаларын карады. Шуңа аның өчен бу акциядә катнашу аеруча зур горурлык.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА