Минем өчен Мингали әле дә исән

2017 елның 12 мае, җомга

Минем өчен Мингали әле дә исән

Ясминә Кашапова Яңа Кенәрдән. Сугыш ветеранының тол хатыны буларак Арчадан фатир биргәннәр. Хәзер шунда яши.

– Ирем Мингали Лаеш районыннан. Казанда юл төзелешендә эшләдем мин. Булачак ирем белән дә шунда таныштым, – ди Ясминә апа. – Вафатына да 10 ел үтте инде. Тату яшәдек. Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Бер улыбыз гына иртә якты дөньядан китте. Бер анага да баласын югалту хәсрәте кичерергә язмасын. Бик авыр. Бер кызыбыз Азнакайда яши, икенче кызым авылга кияүгә чыкты. Улым Яңа Кенәрдә яши. Бәхетле генә булсыннар инде.

“Үлемсез полк” турында ул “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллинадан ишеткән һәм аның тәкъдиме белән шунда катнашырга булган.

– Хәтерем бик начарланды. Ирем күргәннәрне хәзер сезгә сөйләп бирә дә алмыйм. Минем өчен Мингали әле дә исән. Башкалар өчен дә үлемсез булып калсын. Яшьләр, балалар сугыш дигән афәт күпме кешенең гомерен алып киткәнен онытмасыннар. Менә бүгенге матур киләчәк өчен бит ул, – диде Ясминә Кашапова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International