Симетбашның үз Герое бар
Без “Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган” дигән сүзләрне еш ишетәбез. Якташыбыз, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин менә шул канатлы сүзләр тормышка ашсын өчен янып–көеп йөргән кешеләрнең берсе. 6 майда Иске Кишет һәм Симетбаш авылларында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан уздырылган чаралар да әлеге игелекле шәхескә турыдан–туры бәйле.
Лотфулла Нурислам улы туган авылы Симетбашның яшәешенә яңа сулыш өрде. Авылга асфальт юл килде, башлангыч мәктәп яңарыш кичерде, яңа клуб төзелде. Җиңүнең 70 еллыгына мемориаль комплекс ачылды. Шушы кечкенә генә авылдан фронтка 75 кеше киткән, шуларның 34е кайта алмаган. Аларның исемнәре ташка уеп язылган. Бер якта дәһшәтле сугыш елларын хәтерләтеп танк, икенче якта легендар “ДТ–54” тракторы басып тора. Җиңү фронтта һәм тылда үзләрен аямыйча көрәшкән, хезмәт иткән каһарманнар батырлыгы белән яуланды. Сугыштан соңгы елларда да җиңел булмаган.
Симетбаш авылыннан сугышка китүчеләр арасында 18 яшьлек Нургали Шәфигуллин (Лотфулла Шәфигуллинның әтисе Нурислам абыйның энесе) да була. Аңа сугыштан исән кайту бәхете тия, тик бер аяксыз. Гимнастеркасында “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре һәм Кызыл Байрак ордены. Сугыштан соң без белгәндә дә кулсыз, аяксыз, имгәнгән ир–атлар күп иде әле. Алар, тынгысыз җаннар, өйдә ятмадылар, көчләреннән килгәнчә хезмәт иттеләр. Нургалине ындыр табагы мөдире итеп куялар. Хатыны Диләфрүз белән алты бала үстерәләр. Балалар әтиләренең төнлә дә агач счет төймәләрен тартып эшләп утыруын искә алалар. Әмма аның гомере кыска була, 57 яшендә бу якты дөньяны калдырып китеп бара.
Гаиләдә дә Нургали Шәфигуллинның Бөек Ватан сугышында нинди батырлык эшләвен соңгы вакытта гына беләләр. Әти кеше сугыш турында сөйләргә яратмаган.
Архивларда сер булып сакланган документлар ачыла башлагач тетрәндергеч вакыйгалар билгеле була.
1944 елның 16 июнендә Выборг районында (Ленинград фронты) Безымянная биеклеге өчен сугышларда ефрейтор Нургали Шәфигуллин рота командиры өлкән лейтенант Оскольскийны үлемнән коткара – командирга атарга маташкан фин офицерына граната ыргыта.
1944 елның 23 июнендә Выборг районының Мяки бистәсе янындагы сугышларда ул яраланган байрак йөртүчене алыштыра. Снаряд кыйпылчыгы аның үзенең дә кулын яралый. Әмма батыр сугышчы флагны икенче кулына ала, сугышчыларны алга өндәп һөҗүмне дәвам итә. Ул снаряд кыйпылчыгы аягын өзгәч кенә егыла, тик килеп җиткән иптәше Дойниковка флагны тапшырып өлгерә: “Ал һәм алга бар! Бары тик алга!” – дип кычкыра.
Могҗиза белән исән калган якташыбызны 317нче укчы полк командиры, подполковник Глухов Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә. “Герой – большевикның батырлыгы бөтен сугышчан коллективны рухландырды, ашкынулы удар белән финнар ныгытылган урыннарыннан бәреп чыгарылды”, – диелә бүләкләү кәгазендә. Аңа фронт дәрәҗәсендәге барлык чиннар кул куя. Советлар Союзы Маршалы Говоров әлеге бүләкне Кызыл Байрак ордены белән алыштыра. Бу да зур бүләк, әмма ул вакытта ефрейтор Шәфигуллин батырлыгы тиешенчә бәяләнми. 2015 елда гына аның исеме Татарстан Республикасы Геройлары Китабының 2нче томына Ватанның иң югары бүләгенә тәкъдим ителүчеләр исемлегенә кертелде.
6 майда Иске Кишет һәм Симетбаш авылларында үткән тантаналар якташыбыз батырлыгына багышланды.
Иске Кишеттә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның туган нигезендәге йортта музей ачу да Лотфулла Нурислам улы идеясе бит. Аны “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте егетләре тормышка ашырды.
– Безнең армия хезмәтенә китүче егетләрнең әлеге музейга килүе традициягә керде, – диде ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов. – Музейда безнең районның дүрт Советлар Союзы Героеның истәлекләре саклана. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булып та ул исемне ала алмаган тагын алты якташыбыз турында да мәгълүматлар булачак анда.
Музей каршында үткән митингка күп кеше килгән иде. Яңа Кишет мәктәбе укучылары чыгыш ясады. “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары, ветераннар, кунаклар Герой мемориалына чәчәкләр салдылар, бакчада агачлар утырттылар.
Симетбаштагы мемориаль комплекс янында дулкынландыргыч вакыйга булды. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов Нургали Шәфигуллинның гаиләсенә әтиләренең Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителү турындагы Бүләкләү кәгазе тапшырды.
Ильяс Фәттахов