Сезнең батырлык мәңге онытылмас!
Тели белеп теләсәң, теләкләр тормышка аша, диләр. Быел 9 май – Бөек Җиңү көнендә дә шулай булды. Табигать безгә матур, җылы көнен бүләк итте.
Һәр илнең, һәр халыкның үзенең төп бәйрәме бар. Бездә ул – Җиңү көне. Бу көнне без Ватан азатлыгын саклап һәлак булганнарны искә алабыз, исәннәре алдында баш иябез. Һәркемнең теләге бер – дөньяда беркайчан да сугышлар булмасын, күгебез тыныч, аяз булсын.
Безнең ата–бабаларыбыз, әниләр, әбиләребез дә тыныч тормышның кадерен белеп, тырышып хезмәт иткән, балалар үстергән. 1940–1941 уку елында районыбыз мәктәпләрендә 10229 бала белем ала. 1937–1939 елларда 10лап яңа мәктәп төзелә. 1940 елда игеннәрнең һәр гектарыннан 9 центнердан артык уңыш җыйнап алына.
1941 елның язы, җәе матур килә. Сугыш башлану турындагы коточкыч хәбәрне радио җиткерә. Арчалар өчен дә көтелмәгән вакыйга була ул, чөнки “Яңа тормыш” район газетасының 23 июнь санында да якынлашып килгән хәвеф сизелми, барлык мәкаләләр тормышның үз җае белән баруы турында сөйли. Мәкаләдә язгы кыр эшләренең уңышлы үткәрелүе, печән өсте һәм урып–җыюга әзерлек турында хәбәр ителә. Чөнки дошман бәреп кергәндә газетаның бу саны басылган була инде.
Тыныч тормышның асты өскә килә, 1941 ел дәвамында райондагы ир–егетләрнең яртысыннан артыгы фронтка озатыла. Берәү дә бу вакытта сугышның күпмегә сузыласын, күпме кайгы–хәсрәт китерәсен күз алдына да китерә алмый. “Бәлки урак өстенә кайтып та җитәрбез”, – дигән өмет белән китә алар.
Тыныч тормыш һәм аяз күк йөзе яулап биргән каһарманнарыбыз, Җиңү көнен якынайту өчен көрәшкән сугыш чоры балалары, тыл ветераннары батырлыгы беркайчан да онытылмас!
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы парадны Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы флаг- лары һәм Җиңү байрагы күчермәсе белән байрак йөртүчеләр башлап җибәрде.
Мәйданга шәһәр һәм авыл җирлекләренең бәйрәмчә бизәлгән автоколоннасы керә. Бүгенге парадка да барлык оешма, предприятиеләр, белем бирү учреждениеләре һәм шәһәребез халкы чыкты. Авыллардан килүчеләр дә шактый иде. Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде.
Дошманга каршы сугышка Төбәк–Чокырча авылында яшәүче Осиннар, Югары Курса авылыннан Абдуллиннар, Наласа авылыннан Зариповлар гаиләсеннән – алтышар, Түбән Аты авылыннан Гайнетдиновлар, Сарай–Чокырча авылыннан Вәлиевләр, Наласа авылыннан Сабировлар һәм Сәмигуллиннар гаиләсеннән – бишәр, Күлтәс авылыннан Хәлиловлар, Чиканас авылыннан Вафиннар гаиләләреннән дүртәр кеше китә. 170 гаилә өчәр һәм аннан күбрәк кешесен фронтка озата. Ул аналарның, аталарның, балаларның йөрәге ничек чыдагандыр... Озакламый кайгылы хәбәрләр дә килә башлый бит.
Җитәкчеләр дә читтә калмый. Гади колхозчылар белән бергә райком секретарьларын, мәгариф идарәсе мөдирен, башка җаваплы хезмәткәрләрне фронтка озаталар. Сугышның беренче алты аенда 200 бригадир һәм ферма мөдире, 36 колхоз рәисе, 12 авыл Советы рәисе сугышка алына. Алар арасында “Алан” колхозы рәисе Якуб Хәйруллин, “Кызыл Кырлай” колхозы рәисе Фәтхелислам Хәсәншин, “Якты Көн” колхозы рәисе Габдрахман Әхмәдиев, Өчиле, Наласа авыл Советлары рәисләре Фәтхи Нуриев, Гарәфи Гафуров һ.б. бар.
Мәйданга “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар керә. Колонналар өстендә күтәрелгән фоторәсемнәрне күреп йөрәк кысылып куя. Вакытсыз өзелгән күпме гомерләр, илнең каймагы булган ир–егетләр. Аларның күп миллионнар икәнлеген уйлап тагын бер тетрәнеп куясың. Әлеге акция төрле илләрне һәм континентларны берләштерә. Яхшылыкның кадерен белүче яшь буын фашизмны тар–мар итеп Җиңү яулаучы ата–бабаларының портретларын күтәргән. Үзенең үткәнен белеп үскән буынның киләчәге дә матур булыр. Ул портретлар буыннан–буынга тапшырылып барыр, әлеге акция- нең исеме дә – “Үлемсез полк”!
Бәйрәм мәйданыннан хәрби хезмәт ветераннары, хәрби комиссариат коллективы үтә. Отставкадагы, запастагы офицерлар, прапорщиклар үзләренең тормыш юлларын Ватанга хезмәт итүгә багышлаганнар. Арча хәрби комиссариатына 1920 елда нигез салына. Сугышның беренче көннәреннән катгый эш режимына күчәләр. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби комиссариат 27 мең кешене фронтка озаткан. Бүгенге көндә дә хәрби комиссариат сугыш кырында һәлак булганнарның һәм тыл хезмәтчәннәренең истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш башкара.
Алар артыннан 2017 елның язында хәрби хезмәткә алыначак яшьләр уза. Хәзерге вакытта 205 якташыбыз коры җир, һава–космик гаскәрләрдә һәм хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Намус белән ата–баба батырлыгына лаек- лы булып хезмәт итсеннәр, исән–имин әйләнеп кайтсыннар.
Мәйданнан яшь армиячеләр, кадетлар уза. Киләчәктә алар да Ватанның ышанычлы сакчылары булырлар.
Мәгариф хезмәткәрләре, мәктәпләр, уку йортлары коллективларының да горурланырлык тарихы бар. Арчаның беренче урта мәктәбе үзенең укучысы, Советлар Союзы Герое Валентин Ежков исемен йөртә.
Авыр сугыш елларында 5–10 сыйныфлар укучылары уңыш җыйнап алуда һәм башка авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаша. Арча урта мәктәбенең 192 укучысы Ворошилов исемендәге колхозда эшли. Сикертән, Пошалым, Югары Курса, Казанбаш, Субаш Аты һ.б. мәктәпләр укучылары октябрь уртасына кадәр колхозларга ярдәм итә.
1941 елның июнендә Арча педагогия училищесының чыгарылыш сыйныфы, рус теле укытучысы В.Шигарев җитәкчелегендә тулы составта хәрби комиссариатка килеп, Ватанны сакларга җибәрүне сорый.
Районыбызның медицина хезмәткәрләре дошманга каршы көрәшкә лаеклы өлеш кертәләр. Арча хастаханәсе беренче көннәрдән хәрби госпиталь итеп үзгәртелә. Хастаханә урта махсус уку йортына да әверелә, 1941 елдан 1944 елның августына кадәр шәфкать туташлары мәктәбендә 134 кеше укый.
Бөек Ватан сугышы елларында авыл хуҗалыгында төп эшче көч булып хатын–кызлар, яшьләр өлкән яшьтәге кешеләр кала. Бигрәк тә хатын–кызларның батырлыгы сокландыра. Сугышның беренче көннәреннән алар фронтка киткән ирләрен, әтиләрен, абый, энеләрен алыштырып трактор, комбайн штурвалы артына утыра, сугу агрегатларында эшли. Хатын–кызлар урман кисә, торф чыгара, вагон төйи, саклану корылмалары төзи. 1940 елда колхозларда эшләүчеләрнең 53 проценты хатын–кыз булса, 1944 елда ул 80 процентка җитә.
Бөек Ватан сугышында миллионга якын хатын–кыз катнаша. Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткән якташларыбыз Халисә Гафурова, Мария Котельникова, Банат Сабирова, Сәйдә Вәлиева, Зоя Брунько, Дания Ибниева, Зоя Шалагина, Сания Камалетдинова, Мария Камашева, Мария Большакова, Зәйтүнә Юнысова – безнең горурлыгыбыз.
Парадта баручы колонналарда сугыш чорын чагылдырган күренешләр – танктан алып, хәрби көймәгә кадәр бар иде. Күңел җылысы биреп, зур тырышлык куеп әзерләнгән коллективларга рәхмәт!
Парад тәмамланганнан соң үзәк мәйданда Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг башланып китте.
– Бүген без сөекле Ватаныбыз өчен тормышларын кызганмаган барлык каһарманнар алдында тирән ихтирам белән баш иябез, – диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында. – Безнең батыр йөрәкле әтиләребез, абыйларыбыз, бабаларыбызның каберләре иксез–чиксез Россия киңлекләренә, Европаның азат ителгән дәүләтләренә сибелгән. Безнең районнан сугышка 25 меңнән артык кеше китә, шуларның 14 меңнән артыгы сугыш кырыннан кайтмады. Аларның якты истәлеге барыбыз өчен дә изге.
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Сезнең өлешкә чиктән тыш авырлыклар туры килде, ләкин сез аларны батыр- ларча җиңеп, сугыштан соң илне торгыздыгыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт!
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов Бөек Җиңү көне белән тәбрик- ләде.
Быел хәрби хезмәткә китәргә әзерләнүче Фидан Сафиуллин Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәргә ышандырды.
Соңыннан район үзешчәннәре концерты булды.
Ильяс Фәттахов