Һәркем тырыша
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җаббаров 5 майда Арча районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов озатып йөрде.
Марат Җаббаров “Яңарыш”, “Кишет”, “Ашыт”, “А.А. Габбасов”, “Р.И.Нуриев”, “Р.М. Закирҗанов”, “Аю” ширкәтләре басуларында булды, җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште.
Районда һәм хуҗалык- та кыр эшләре оешкан төстә бара. Элекке “Вамин” хуҗалыклары урынында төзелгән ширкәтләрдә дә үзгәрешләр зур. Тиз арада моңарчы кул тимәгән техниканы ремонтлап алып чыкканнар. “А.А. Габбасов” хуҗалыгында ремонтчылар төнге 11гә кадәр эшләгән. Иң мөһиме – кешеләрнең күңеле күтәренке. Кешечә түли башлагач, эшлим дип торалар. “А.А. Габбасов” хуҗалыгында һәркөн иртән узган көнне күпме акча эшләгәнне әйтеп баралар. Бер көнгә 3 мең сумнан артык эшләүчеләр бар.
Механизаторлар “Аю” ширкәтендә ашаган өчен 3 сум түли. Калганнарында – 10ар сум.
Шимбә көнне үткән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалыклар җитәкчеләре алдына язгы чәчүне 20 майга төгәлләү бурычын куйды.
Район башлыгы апрель аенда терлекчелек продукциясе җитештерү һәм сату буенча беренчелекне яулаган “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновка иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Урта Курса фермасы мөдире Марс Хәйруллинга күчмә кубоклар тапшырды.
Ильяс Сәхәпов