Президент Арчада

2017 елның 12 мае, җомга

Президент Арчада

10 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Ул вертолетта район басуларын карап үтте. Аннан соң “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуында хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Президентны ТР Премьер–министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов озата килде. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов районда язгы кыр эшләренең барышы, дәүләт программаларының тормышка ашырылышы белән кызыксынды. Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Районда дәүләт программалары да уңышлы тормышка ашырыла.

Район хуҗалыкларында 64489 гектардагы сабан культураларының 23755 гектары чәчелде. “Яңарыш”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Кырлай” ширкәтләре аеруча оешканлык күрсәтәләр.

Уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыру әйбәт срокларда башкарылды. Туңга сөрелгән һәм пар җирләрен тырмалау тәмамлану алдында. “Кырлай” ширкәте бәрәңге утыртуга кереште.

Президент әлеге хуҗалыкта бәрәңгенең ничә гектарда игеләчәге белән дә кызыксынды.

– Бер мең гектарда утыртабыз, – диде “Сервис–Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов.

– Арча районына быел зур өметләр баглыйбыз, – диде Марат Әхмәтов. – Яңа оешкан хуҗалыклар уңай якка этәргеч ясарга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов районның крестьян–фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов белән дә сөйләште.

– Без Күпербаш, Казиле, Казанбаш авыллары кергән “Казанка” хуҗалыгын оештырып эшли башладык, – диде Марсель Хәлилов. – Ике ай эчендә сөт җитештерүне алты тапкыр арттыруга ирештек. Башка үзгәрешләр дә бар. Без Сезне Рөстәм Нургалиевич, үзебезнең хуҗалыкка кунакка чакырабыз.

Әлеге хуҗалыкта механизаторларның уртача хезмәт хакы – 20, белгечләрнеке 25 мең сум.

Президент арчалар язгы кыр эшләрен әйбәт срокларда башкарып чыгарлар, дигән ышаныч белдерде, уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сеҗе мәктәбендә ныклап төзекләндерү эшләренең барышын карады.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International