Тормышыңны сакла! Тизлекне кимет

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Тормышыңны сакла! Тизлекне кимет

8–14 майда Берләшкән Милләтләр Оешмасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дүртенче глобаль атналыгы кысаларында “Тормышыңны сакла!#Тизлекне кимет!” акциясе үткәрелде. Ул юлларда тизлек режимын арттыру белән бәйле юл һәлакәтләре проблемаларына, шулар буенча чараларга дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелде.

Атналык кысаларында районда төрле чаралар оештырылды. Өлкәннәргә балалар тарафыннан җиткерелгән сүзләр үтемлерәк булмасмы дигән уй белән Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре белән бергә балалар да юлга чыкты. Арча беренче мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары һәм икенче балалар бакчасында тәрбия- ләнүчеләр транспорт белән идарә итүчеләргә юлларда тизлекне саклауга чакырылган белешмәлекләр тапшырдылар.

2017 елның 4 аенда гына да Арча районы территориясендә 7 юл–транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 2 кеше һәлак булган, 7 кеше төрле авырлык- тагы тән җәрәхәтләре алган. Барысының да сәбәбе – кызу тизлек. Дөрес, икесе җәяүле гаебе белән килеп чыккан, ике җәяүле урында ук һәлак булган. Болардан тыш ике очракта машиналар бәрелешкән, ике очракта әйләнгән, шулай ук ике очракта җәяүлеләрне бәрдергәннәр һәм каршылыкка килеп бәрелгән бер очрак теркәлгән. Барысында да кешеләр зыян күргән.

Узган атнада район хакимиятендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин алып барды. Утырышта Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ришат Хуҗин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев һәм юл белән бәйле булган оешмалар җитәкчеләре катнашты. Биредә Дүртенче глобаль атналык кысаларында районда ниләр эшләнүе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча нәрсәләр планлаштырылуы турында сөйләшенде. Ришат Хуҗин 2017 елның дүрт аенда булган юл–транспорт һәлакәтләре, аларның сәбәпләре буенча белешмә бирде.

– Юл–транспорт һәлакәтләренә нәрсә тәэсир ясый? Аларны булдырмау өстендә нинди эш алып барыла? – диде Айдар Баһавиев. – Минемчә монда аларга да тукталырга кирәк иде. Юлларның начарлыгы турында да эндәшмичә калып булмый. Төзелешләрдән пычраклар чыгаралар, юлны аркылыга казып канализация үткәрәләр, су кертәләр, ватып бетерәләр. Авыл юлларында асфальтны ватып тракторлар йөри. Аларга карата күпме беркетмә төзелгән? Берәү дә юк. Гаеплеләрне җәзага тартырга кирәк.

Юл билгеләре куярга кирәклеге турында да сүз булды. Кичке караңгыда торак пункттан читтә җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементлар белән йөрүнең үз куркынычсызлык- лары өчен икәнне онытмасыннар иде. Балаларны исә мәктәп яшеннән үк өйрәтү мөһим. Тротуарлар турында сүз чыккач, “Арча нефть продуктлары” оешмасы янындагы күпердә җәяүлеләр йөрү өчен аерым урын кирәклеге турында искәрттеләр. Күптән түгел “зебра”ларны яңартып, буяп чыктылар, шул ук вакытта үзгәрешләр дә керттеләр. Мәсәлән, “Эдельвейс” янында элеккеге урында җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны үзгәртелде. Элеккеге урыннан чыгу кагыйдә бозуга саналачак һәм аның өчен штраф салыначак. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан җәяүлеләргә карата “ау” көчәячәк.

Киләсе утырышта исә башкарылган эшләр буенча исәп тыңланачак.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International