Арчага өйрәнергә килделәр
Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәп базасында республика күләмендәге семинар булды. Төрле районнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләре урынбасарлары җыелды.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, министрлыкның бүлек җитәкчесе Тамара Федорова, педагогларның белемен күтәрү институты ректоры Рина Бәдриева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.
Педагоглар төркемнәргә бүленеп, Арчаның 2нче мәктәбендә, Арчаның 11нче бакчасында, Укучылар сараенда булдылар. Арчаның 2нче мәктәбендә (директоры Гөлназ Гыйниатуллина) ОБЖ укытучысы, Бөтенроссия “Юнармия” патриотик хәрәкәтнең җирле бүлекчә штабы җитәкчесе Илдус Әскәров әзерләгән команда – кызлар һәм егетләр барабан кагып, хәрби әзерлек һөнәрләрен күрсәттеләр. Матур һәм дулкынландыргыч күренеш иде. Мәктәптә педагоглар татар теле, рус теле, математика, инглиз теле фәннәре буенча ачык дәресләрне, мәктәп музеен карадылар.
Арчаның 11нче бакчасында кунаклар өчен шулай ук өйрәнерлек нәрсәләр бар иде. Бакча фойесындагы өй күренешен, агач коены, күргәзмәләрне күреп, биредә бер генә почмакны да буш тотмыйлар икән, дигән уңай бәяне бирделәр. Физкультура бүлмәсендәге мөмкинлекләр, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы җиһазлары һ.б. бакчаның заманча шартларда эшләгәнен искәртә иде.
Укучылар сараенда шулай ук өйрәнерлек нәрсәләр күп иде. Кул эшләнмәләре, курчак театры, робот һәм техника, шахмат, бию һ.б. түгәрәкләр эше кызыксынып карарлык иде.
Район педагоглары үткәргән ачык дәресләрдә булганнан соң пленар утырышка җыелдылар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев төрле фән укытучыларының һөнәри осталыкларын ничек үстерүләре хакында чыгыш ясады. Укытучының һөнәри осталыгы укучысында күренә, диләр. Ә безнең район, республика, Россия, халыкара күләмендәге уңышлар шул хакта сөйли. Республикада тәҗрибә уртаклашу әһәмиятенә ия булганбыз икән, димәк, Арчада өйрәнерлек нәрсәләр бар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина:
– Республикада тәҗрибә уртаклашу әһәмиятенә ия 10 районны билгеләделәр, – дип сөйләде. – Шуларның берсе – Арча районы. Педагогларның безнең районга тәҗрибә уртаклашырга килүләре очраклы түгел.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов милли мәгарифне үстерү сәясәте турында сөйләде.
Гомумән, арчаларның башка район педагогларына күрсәтерлек уңай тәҗрибәләре күп иде. Кунаклар Арча районы мәгариф системасы эшчәнлеген ошатып, уңай тәҗрибә туплап киттеләр.
Румия Надршина