Бернигә дә карамый
12 майда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
Әлеге бүләкне “Яңарыш” ширкәтеннән Фәнил Зыятдинов, “Курса МТСы” ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтов, “Кырлай” ширкәтеннән Рүзәл Закиров, “Нуриев Р.И.” крестьян–фермер хуҗалыгыннан Илнар Шакиров, “Северный” ширкәтеннән Фәнис Вәлиуллин, “Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыфҗанов алды.
Район җитәкчесе аларның һәркайсын хезмәт җиңүләре белән котлады, яңа уңышлар теләде.
Игенче хезмәте беркай- чан да җиңел булмаган. Быел да һава шартлары үзенчәлекле булып чыкты. “Җылы булмагач туфрак өлгермәде, кайбер басуларга әле һаман кереп булмый”, – ди белгечләр. Аның өстенә яңгырлар да шактый яуды. Яңгырларга тел тидерер- гә дә куркыныч, чөнки соңгы елларда җәйгә керүгә алар юкка чыга. Быел алай булмас, дип өметләник.
Менә шундый шартларда да сынатмый механизаторлар. “Кырлай”, “Игенче”, “Северный”, “Яңарыш”, “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, ширкәтләрендә төнлә дә чәчәләр. Чөнки вакыт бик кадерле, язның бер көне ел туйдыра, дип юкка әйт- мәгәннәр.
Халык икенче икмәк дип олылаган бәрәңгене утыр- тыр вакыт җитте. “Кыр- лай” ширкәтендә аны 340 гектарда утырттылар да инде. 15 майда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов әлеге хуҗалык басуларында булдылар.
– Бәрәңге утыртуда биш агрегат эшли, – диде хуҗалыкның яшелчәчелек буенча агрономы Алмаз Сабиров. – Барысы бер мең гектарда үстерәчәкбез.
Алмаз бу өлкәдә бик тәҗрибәле, мәгълүматлы белгеч. Мин аңа “Шәхси хуҗалыкларга бәрәңгене кайчан утыртырга?” – дигән сорау да бирдем.
– Мин туфракта температураны үлчәп карадым – анда 6 градус җылылык бар, – диде ул. – Азрак, билгеле. Әмма без көтеп тора алмыйбыз, утыртасы мәйданнар күп. Аннан бездә игү технологиясе көйләнгән. Шәхси хуҗалыкларга ашыкмаска, 20–22 майлардан соң утыртырга кирәк. Башта яровойлаштыру, яхшы орлык әзерләү мөһим.
Яхшы орлык дигәннән, моннан шактый еллар элек бер танышыма кергәч орлыклык бәрәңгене юып утырганын күреп гаҗәпләнгән идем. Ул шулай һәр бүлбене җентекләп күздән кичерә икән. Соңгы елларда тишелмәгән бәрәңгеләр күбәя башлагач һәммәбезгә шулай эшләргә калды. Иң яхшысы – борынламаган бүлбене утырт- маска!
Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин да бәрәңгене ел саен 20 майдан соң утыртабыз, ашыгуда мәгънә юк, ди.
Кирәк кешегә орлыклык бәрәңгене каян алырга?
– Әйбәт уңыш алу өчен сортларны дөрес сайлау мөһим, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең яшелчәчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Орлыклык бәрәңге Түбән Пошалымда Камил Фатыйхов фермер хуҗалыгында (“Удача” сорты), Шушмабашта “Таң” крестьян–фермер хуҗалыгында, “Сафия–1” ширкәтендә бар. Бер сыналган сортны югалтмаска тырышырга кирәк.
Ильяс Фәттахов