Арча хоккейчылары Казаннан җиңеп кайтты

2017 елның 19 мае, җомга

Арча хоккейчылары Казаннан җиңеп кайтты

Арча Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров безгә күңелле хәбәрләр алып килде.

– Казаннан җиңеп кайттык! – диде ул.

Әле 1 майда гына хәтта Казанның “Ак Барс” командасын да җиңеп шакка- тырган “Драконы” командасы күз алдына килде.

– “Драконы” командасымы? – дип сорадык.

– Юк, – диде Илһам Мәхмүтович. – Алардан 1 яшькә кечерәкләр, 2009 елгы малайлар, “Арча” командасы!

Аларны Казанның “Зилант” Боз сарае ярышка чакырган.

– Йомшак командаларны ярышка чакырмыйлар, – диде әңгәмәдәшебез.

Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Илһам Шакиров үзе дә малай вакыттан хоккей уйнаган. Хоккейның нәрсә икәнен белә. Кече яштәгеләрнең уңышка ирешүен ул:

– Боз сарае ачылганнан бирле хоккей белән даими шөгыльләнүнең нәтиҗәсе бу, – ди.

Боз сарае директоры Илһам Шакиров район башлыгы Илшат Нуриевка, һәрдаим ярдәмен тоеп торабыз, дип, рәхмәт әйтә.

Кызыклы, “Арча” командасы көндәшләре белән ничек уйнады соң? Нәтиҗәләр шаккатырырлык иде. “Арча” командасы Казанның “Динамо” командасын 9:2 исәбе белән, Казанның “Смена” командасын хәтта 23:1, Казанның “Зилант” командасын 6:2, Биектау командасын 13:2, Питрәч командасын 5:2 исәбе белән җиңә. Тренерлары кем, дисезме? Казанның көчле хоккейчылар командаларында хоккей уйнаган Артур Гәрәев. Ул шулай ук “Драконы” командасы тренеры да.

Шулай итеп, “Арча” командасы 6,7,8 май көнәрендә Казанда хоккей уйнады һәм барысын да отып кайтты. Уңышлар телибез. Команда малайлары Арчаның 5нче гимназиясендә 1нче хоккей сыйныфында укыйлар. Быел 2010 елгылар мәктәпкә укырга керә. Инде алар да ярышларга йөри башлаган. Арчаның 5нче гимназиясенең хоккей класслары өчен ишекләре ачык. Ир–егетләр өчен хоккей күңелле һәм дәрәҗәле уен. Хоккей уйнаган ир- егетләр тормышта югалып калмый, диләр.

Арча Боз сарае директоры Илһам Шакиров әлеге ярышны оештыруда ярдәм иткән район хоккей федерациясе рәисе Рөстәм Хәйруллинга, “Сервис- Агро”, “Айракс” ширкәтләре җитәкчеләре Габделхәй Кәримовка, Әгъләм Локмановка аерым рәхмәт әйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International