Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

2017 елның 19 мае, җомга

Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

2016 елның 1 декабреннән 2017 елның 14 февраленә кадәр мәгариф өлкәсендә Л.С. Выготский исемендәге Бөтенроссия стипендия һәм грантлар бәйгесе узды.

Анда 84 төбәктән 2190 катнашучы эш тәҗрибәләрен тәкъдим итте. Шуларның 1962се мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячеләре иде.

Алар арасында районыбызның данын яклап, Арчаның 1нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлназ Камалиева катнашты. Ул бәйгегә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт телендә иркен аралашырга өйрәтү белән бәйләп, “Хәзерге җәмгыятьтә баланың тоткан урыны” дигән проект эшчәнлеген тәкъдим итте һәм бәйгедә җиңеп чыгып, грантка ия булды. Россия буйлап 240 җиңүче арасында безнекеләрнең булуы ул куаныч та, горурлык та, зур җаваплылык та.

13 майда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Кече яшьтәге балаларны тәрбияләү” исеме астында үткән конференция кысаларында Л.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. Җиңүчеләрне бәйгене оештыручылар исеменнән Екатерина Рыбакова котлады һәм дипломнар тапшырды.

Гөлназ Рәис кызына киләчәктә дә иҗади уңыш-лар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International