90 яшь — гомер бүләге
Бибиҗамал Хаҗиеваны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Резидә Галиуллина килде, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырдылар.
Бибиҗамал апа 90 яшьлеген Арчада дуслары янәшәсендә уздыра. Күршеләре, үзен хөрмәт итеп яшәүче дуслары, гел ярдәм итәргә торучы ире Эдуардның төпчек кызы Венерасы бар аның. “Әле яшисем килә, тормыш рәхәт бит”, — ди ул. Ә тормыш нык сынаган үзен. Актаныш районында күп балалы крестьян гаиләсендә туып–үскән кыз сугыштан соң тормышка чыга. Тик гаиләнең бәхете генә кыска гомерле була: аерылышканда олы улы әтисе янында кала, төпчеген, каты авыруы аркасында, мәңгелеккә югалта ана. Язмыш юллары аны Пермь ягына шахтага алып китә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләтә. Анда Бибиҗамал апа тол иргә кияүгә чыгып, аның 5 кызын үстерергә булыша. Лаеклы ялга чыккач алар иренең туган авылы Түбән Пошалымга күчеп кайта. Арчада яши башлавына ике еллап кына әле әбинең. Күргәннәренә сабырлык өченме — Аллаһы Тәгалә аңа сәламәт картлык насыйп иткән — бүгенге көндә сәламәтлегеннән зарланмый, кибеткә үзе йөри, өен җыештыра, ашарга пешерә әбекәй. Үзен ялгыз калдырмаган дусларына рәхмәтле ул.