Дан сиңа, дан, совет солдаты
Утар Атыдан Абдулла Хәсәнов сугышта 1942 елны алынган.
Башта Ленинград фронтында 65нче укчы полкның икенче миномет ротасында миномет төзәүче булган. Аннан Балтыйк буе фронтында сугышкан. Ике тапкыр “Батырлык өчен”, “Ленинград оборонасы өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.
Ә иң зур бүләге – “Кызыл Йолдыз” ордены. “1945 елның 5 һәм 9 мартында дошман атакасына каршы барганда сержант Хәсәнов аеруча зур осталык күрсәтә, ут яудырып фашистларга алга барырга ирек бирми, дошманнар төркемен кыра, пулеметын юк итә. Шуның өчен орденга лаек була”, –дип яза штаб начальнигы гвардия полковнигы Селимов.
Якуб Рәхимов – Орнашбаштан. 1942 елның мартында фронтка китә. Артиллерист була. Бик күп сугышларда катнаша, батырларча көрәшә. Медальләр белән бүләкләнә. “Днепр елгасының уң як ярында барган сугышларда зур батырлык күрсәтеп, дошманнарны юк итә, безнекеләргә Днепрны уңышлы кичүгә үзеннән зур өлеш кертә. Шуның өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә”, – дигән юллар бар бүләкләү кәгазендә.
Якуб Рәхимов Берлинга кадәр барып җитә, аны азат итүдә катнаша. Венгрия, Чехословакия җирләрендә дә сугыша. 1947 елның маенда гына туган авылына кайта.
Авылда да дәрәҗәле урыннарны били ул. Сугыштан соңгы хезмәт юлын кыр бригадиры итеп башлап җибәрә. Озак еллар колхоз рәисе, аның урынбасары, авыл Советы рәисе булып эшли, хезмәттәге уңышлары өчен Мактау грамоталарына лаек була.
Хәзер инде аларның икесе дә юк. Әмма исемнәре үлемсез, батырлыклары бүгенге, киләчәк буын өчен үрнәк. Дан сиңа, дан, совет солдаты, дип менә шундый курку белмәс, батыр йөрәкле ир–егетләребез турында җыр-
лыйлар да инде.
Гөлсинә Зәкиева