Табигатьне яклап яшәгәнгә — хөрмәт

2017 елның 19 мае, җомга

Табигатьне яклап яшәгәнгә — хөрмәт

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Радил Сафинга Татарстанның атказанган экологы дигән мактаулы исем бирелде.

2014 елда Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамотасына ия булган Радил бу бүләкне тыныч кына кабул итте. Гомумән, бүләкләр аның өчен омтылыш түгел, ул бар күңелен эшкә биреп, шуннан ямь табып яши торган кеше. Өстәвенә, хезмәте дә шундый бит — җан-рухыңны биреп табигать дәрьясында йөзәсе...

Гади күзлектән караганда эколог хезмәте шундый җайлы сыман, ә эченә кереп китсәңме... Шушы өлкәдә эшләүче үзе генә аңлый бу эшнең авырлыгын. Экологлар әйләнә-тирә мохитнең, атмосфераның чисталыгын гына тикшереп калмыйча, һәр җирне контрольдә тотып, табигать чисталыгы өчен аеруча җаваплылык белән эшли. Шунысы авыр да — саксыз карашлыларга, экологларның сүзен санга сукмыйча яшәүчеләргә кисәтү ясап кына калмыйча, кайчак шактый күләмле штрафлар да салырга туры килә. Хәтта үзенең йорт тирәсен тәртиптә тота алмаучылар да очрый. Андыйларга кисәтү ясаганда үз адресыңа да “матур” сүзләр ишетергә туры килгәли. Экологлар белән комиссия составында йөргәндә андый очракларга үзебезгә дә шаһит булырга туры килгәне бар.

“Безнең хезмәттә психолог та булу кирәк”, — дип юкка әйтми Радил. Ел әйләнәсе районыбызның гына түгел, тагын биш районның чис- талыгы өчен көч куя бит алар. Үзе Арча районында туып–үскән егет булганга, аңа таныш-белешләрен кисәтү бер дә җиңел түгел.

Экология өлкәсенә очраклы килеп кергән кеше тү-гел Радил. Үрнәктә үскән егет кечкенәдән табигать кочагын үз итә — якында гына куелыгы, серлелеге белән үзенә тартып торучы урман тәмен дә мәктәпкә кергәнче үк татый ул. Яшьтәшләре белән урманга җиләккә менгәч адашып калган чаклары, якында гына кыштырдаулар ишетеп урманнан җан-фәрман чабып өйгә кайтулар, беренче тапкыр кабан, поши күргән вакытлар, берсе дә онытылмаган, истә. Бераз исәя төшкәч, үзе белән игезәк энеләрен дә ияртә башлый, табигать серләрен бергәләп ача башлыйлар. Хәзер, инде Арчаныкы булып яшәсә дә, табигатькә береккән күңеле һаман тынгы таба алмый: авылга кайткан саен балачак эзләрен саклаган урыннарны урарга ярата ул: елгада су катканчы балыкка йөри, урманның үзе генә белгән гөмбәле, җиләкле аланнары бар. Авылда, туган йортта әнисе белән бер сөйләшеп утырулары гына да ни тора бит! Кызганыч, әтисе Вәдүт абый гына улының дәрәҗәле исем алу шатлыгын уртаклаша алмады (урыны җәннәттә булсын)...

Балачактан килгән табигать белән бәйле хезмәт кешесе булу хыялы күңелнең төпкелендә беркемгә дә әйтелмәгән сер булып ятуга түзә алмады — Радилнең Арча педагогия училищесын тәмамлавын гына көтеп торды да, “Әйдә!” дип үзен сиздерә башлады һәм булачак экологны җитәкләп Казан Дәүләт университетына алып китте. И, ул чакларга инде ике дистә елдан артык вакыт узган, биредә эшли башлавына да егерме ел туларга айлар гына калып бара икән бит. Еллар... Саный китсәң никадәр, ә күңелдә ул чаклар әле генә сыман саклана. Узганнарын, үзен шушы өлкәгә китергән юлларны, балачакның якты хатирәләрен улы белән кызына сөйләргә ярата ул. Алар күңелендә дә Табигать-Анабызга мәхәббәт тәрбияләргә тели. Кем белә, бәлки алар да әтиләренең хезмәтен дәвам итүче булыр. Әнә бит, табигатьне саклап, яклап яшәгән әтиләренең хезмәтен хөкүмәт ничек бәяләде! Районда гына түгел, тирә-күрше районнарда да мондый дәрәҗәле исемне йөртүче тагын бар микән?!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International