Арчада кем оста йөзә?

2017 елның 19 мае, җомга

Арчада кем оста йөзә?

Үткән якшәмбедә “Арча” спорт комплексының бассейнында көне буе ярышлар барды. Бассейнда шөгыльләнгән балалар ярышты.

Ярышларны ачу тантанасында “Арча”спорт комплексы җитәкчесе Рифкать Камалетдинов:

– Елдан–ел бассейнда шөгыльләнүчеләр арта бара, – дип сөйләде.

Ярышларда 90нан артык бала катнашты. Район йөзү федерация-
се рәисе Назыйм Сибагатуллин ярышларның башыннан ахырына кадәр бассейнда булды, фотога төшерде, җиңүчеләргә кубоклар тапшырды, ярышларга иганәчелек итте. Әти- әниләр дә көннәрен бассейнда үткәрде. Һәркемнең баласының ничек йөзүен күрәсе килде. Арчада яшәүче Рузилә Сибгатуллина:

– Шул балалар дип яшибез инде, – диде.

Аның 2нче сыйныфта укучы улы Раяз Сибгатуллин яшьтәшләре арасында 3нче урынны алды. Яхшы нәтиҗә әти-әнигә генә түгел, баланың үзенә, тренерга, укыган мәктәбенә дә күңелле! Раяз Арчаның 1нче мәктәбендә укый.

Ярышта иң кечкенәләр – 1нче сыйныф укучылары да катнашты. Шулай ук Арчаның 1нче мәктәбеннән Аяз Сабиров яшьтәшләре арасында чемпион булды. Тренеры – Айсылу Шиһабиева.

Өч баласы да бассейнга йөргән әти-әниләр дә бар иде. Ә бер әти:

– Башта хоккей уйнадык, хәзер бассейнга йөри башладык, – дип сөйләп торды. – Хоккейны бик яратты. Әмма йөрәгенә бик якын алды. Ул капкага гол керсә, гарьлегеннән түзә алмыйча кәшәкә таягын сындырып бетерер иде...

Тренерлар Гүзәл Мозаффарова, Айсылу Шиһабиева, Ләйсән Шәрифуллина, Олег Никифоров, ярышларны оештырып, нәтиҗәләрне язып бардылар. Бик мәшәкатьле эш. Югары сыйныф егетләре суда балалар белән хәвеф–хәтәр булмасын дип, күз-колак булып тордылар. Алдан ук тренер Гүзәл Мозаффарова кисәтеп куйды:

– Суда арып китсәгез яки каушап калсагыз, паникага биреләсе түгел, шунда ук бассейнны полосаларга бүлеп торучы гирляндаларга тотыныгыз, тынычланыгыз, бар да яхшы булачак.

Ярыш вакытында сулышына кабып, арып киткән балалар булды, алар янына шунда ук тренерлар килеп, көч-куәт биреп, ахыргача, финишка килергә ярдәм иттеләр. Бер генә бала да тиешле дистанцияне (50м яки 100 м) үтмичә калмады.

Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән балаларны атап үтәбез. Алар: 1999–2000 елгылардан Илнур Латыйпов (АПК, тренеры Гүзәл Мозаффарова), 2001–2002 елгылардан Әсхәт Ахунов (Арчаның 1нче мәктәбе, тренеры Гүзәл Мозаффарова), 2003–2004 елгылардан Искәндәр Җамалов (1нче мәктәп, тренеры Айсылу Шиһабиева), Алинә Хәмитова (1нче мәктәп, Гүзәл Мозаффарова), 2005 елгылардан Кирилл Бальзамов (3нче мәктәп, Гүзәл Мозаффарова), Адилә Нәбиуллина (1нче мәктәп, Гүзәл Мозаффарова), 2006 елгылардан Азат Әхмәтшин (1нче мәктәп, Айсылу Шиһабиева), Ралина Фәттиева (1нче мәктәп, Олег Никифоров), 2007 елгылардан Рәсим Сабиров (1нче мәктәп, Гүзәл Мозаффарова), Илсөя Мәҗитова (1нче мәктәп, Айсылу Шиһабиева), 2008 елгылардан Родион Пантелеев (1нче мәктәп, Айсылу Шиһабиева), Самира Шиһабиева (1нче мәктәп, Айсылу Шиһабиева), 2009 елгылардан Аяз Сабиров (1нче мәктәп, Айсылу Шиһабиева), Азалия Мортазина (1нче мәктәп, Гүзәл Мозаффарова).

Үткән якшәмбе суда оста йөзгән балаларга сокланып үтте. Ә бу җиңүләр зур тырышлык бәрабәренә ирешелгән уңышлар.

Сәхифәне Румия Надршина әзерләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International