Мәктәп командалары волейбол уйнады

2017 елның 19 мае, җомга

Мәктәп командалары волейбол уйнады

“Арча” спорт комплексында мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары булды.

Ул үткән шимбә көнне оештырылды. Ярышларда 20ләп кызлар һәм малайлар командалары катнашты. Алар: Арчаның 2нче мәктәбе, Арчаның 7нче мәктәбе, Апаз, Яңа Кенәр, Иске Ашыт, Шурабаш, Казанбаш, Лесхоз, Курса–Почмак, Урта Курса мәктәпләре командалары. Ярышларны тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов спортчыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. Тантанада район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, район волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев (“КСМ” ширкәте җитәкчесе), “Арча” спорт комплексы директоры Рифкать Камалетдинов катнашты.

Волейбол ярышлары ике мәйданчыкта оештырылды. Берсендә кызлар, икенчесендә малайлар командалары уйнады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды. Урта мәктәпләрнең малайлар командаларыннан Курса–Почмак мәктәбе командасы 1нче урынны алды.

Курса–Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов:

– Ярышка килгән малайлар командасы мәктәптә фәкать волейбол гына уйный, – дип сөйләде. – Казаннан да икенче урынны алып кайттык әле без.

Икенче урынны Яңа Кенәр мәктәбе, өченче урынны Арчаның 2нче мәктәбе командалары яулады. Урта мәктәпләрнең кызлар командалары арасында Яңа Кенәр мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Тренеры – Гүзәлия Әхмәтова. 2нче урында – Арчаның 2нче мәктәбе, 3нче урында Курса–Почмак мәктәбе командалары.

Тугызъеллык мәктәпләрнең малайлар командалары арасында Иске Ашыт мәктәбе командасы 1нче урынны алды. Тренеры – Марат Габделәхәтов. 2нче урында – Казанбаш мәктәбе командасы, 3нче урында – Шурабаш мәктәбе командасы. Кызлар командаларыннан Казанбаш мәктәбе командасы җиңде. 2нче нәтиҗәне Урта Курса мәктәбе, өченче нәтиҗәне Шурабаш мәктәбе командасы күрсәтте.

Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International