Кабатланмас язмышлар

2017 елның 19 мае, җомга

Кабатланмас язмышлар

Ел да 15 май Гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Һәм ел да бу көнне Арча ЗАГСы хезмәткәрләре алтын туйларын билгеләп үтүче, хәтта аннан да озаграк бергә гомер итүче районның иң матур парларына чын бәйрәм ясый.

Бу юлы да парларны кавыштыручылар, тормыш юлларын башлап җибәрүнең иң беренче шаһитлары булган ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре традициядән читкә китмәде. “Безне олылап чакыруларына, онытмауларына чын күңелдән сөендек”, – диде Яңа Кенәрдән Гәүһәр Габдрахманова.

Ул көнне бәйрәмгә Яңа Кенәрдән алтын туйларын билгеләп үтүче Гәүһәр һәм Илдар Габдрахмановлар, Иске Ашыттан Силүзә һәм Фердинат Хафизовлар, Урта Бирәзәдән 57 ел бергә гомер иткән Әминә һәм Госман Гыймадиевлар килгән иде. Кичә башында ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов юбилярларга музыкаль сәламен җиткерде.

Гаилә бәйрәменә килгән һәр пар үзенчә матур, үзенә генә хас тормыш юлы үткән. Кыскасы, кабатланмый торган язмышлар, кызыклы танышулар, очрашып йөрүләр, вәгъдәләр бирешүләр, кавышулар...

Гәүһәр һәм Илдар Габдрахмановлар – икесе дә укытучы. Мәктәп таныштырган да инде аларны. Наласада туып–үскән яшь, чибәр, югары белемле укытучы кызны Иске Кенәр егете шунда ук күреп алган.

– Мин физика, ул химия укытучысы. Икебезнең дә хезмәт лаборатор тәҗрибәләр белән бәйле. Ул лаборатор эш башкарганда кызыксынып мин янына кергән булам, мин тәҗрибә үткәргәндә аны чакырам. Шулай дуслашып киттек, очраша башладык, аннан өйләнешеп тә куйдык, – ди Илдар ага.

Ул вакыттан соң 50 ел үтеп тә киткән. Вакытлыча дип кенә килгән Гәүһәр апа да Яңа Кенәрдә төпләнеп калган. “Гомеребез заяга узмады, – ди ул. – Дан–шөһрәт артыннан кумадык, бары тик изге уйлар белән генә 38–40 ел мәктәп сукмагын таптадык. Авылдашларыбызның ихтирамын тою, укучыларыбыздан рәхмәт сүзләре ишетү, аларның уңышларын күрү – безнең өчен зур бәхет”.

Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Өчесе дә медицина өлкәсендә эшли. Лилия Әгерҗедә диагностика бүлеген җитәкли, Гөлсинә – эндокринолог, Гөлия – теш табибы. Өчесе дә гаиләле, икешәр балалары бар.

Силүзә һәм Фердинат Хафизовларның да кавышканнарына 50 ел. Силүзә апа Актаныш районы кызы, Фердинат абый Сөрдедән. Татарстанның төрле чигендә яшәп ничек табышканнар диген.

– Без Фердинатның сеңлесе белән бергә укыдык. Бер тулай торакта, дөрес, бүлмәләр төрле, яшәдек. Фамилияләр дә икебезнеке дә бертөрле иде. Бервакыт ул сеңлесе янына килеп, безнең бүлмә ишеген шакыды, Хафизованы сорады. Мин ул, дидем. Юк, син түгел, ди. Аңлап алып, сеңлесе янына озаттым. Танышуыбызның сәбәпчесе шулай очраклы очрашу булды, – дип искә төшерә Силүзә апа.

Аннан ул юллама белән Арча районына кайта. Икесе дә Иске Ашыт мәктәбендә укыта башлый. 38–40 ел хезмәт стажлары, дәрәҗәле исемнәре, мактау кәгазьләре бар, авылда дәрәҗәләре зур. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, бер улларын югалту кайгысын да кичергәннәр. Бу авыр вакытта алар бер–берләренә зур терәк булган.

Алардан аермалы буларак, Урта Бирәзәдән Әминә һәм Госман Гыймадиевлар – гади колхозчылар. Бер авылда туып–үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар, уйнап йөргәннәр. Үсә төшкәч, ике арада саф хисләр барлыкка килгән. 1960 елга чәчләре чәчкә бәйләнгән.

– 57 ел бергә яшибез. 44 елын язылышмыйча тордык. Кирәге чыккач кына 2004 елда язылыштык, – ди Госман абый. – Яшермим, дөресен сөйлим әле. Салырга ярата идем. Түзде Әминә апагыз, ташлап китмәде. Үтә дә сабыр холык- лы булды ул. Рәхмәт аңа. Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Бер балабызны югалту ачысын да кичердек.

Икесе дә ишле гаиләдә, тормыш авырлыкларын күреп үскәннәр. Әминә апа 14 яшеннән бозау караган, сыер сауган, аннан сарык фермасында эшләгән. Районда иң алдынгы терлекчеләрдән саналган. Госман абый гомере буе йөк бушатучы булган, фермада ат җигеп тә эшләгән. “Кул сынды да, мәктәпне ташладым. Алты сыйныф белән калдым. Төгәл фәннәрдән бик көчле идем мин”, – ди Госман абый. Хәзер дә зиһене бик яхшы аның. Телефон номерларын бер тоткарлыксыз яттан әйтеп бирә. Ә Әминә апа һәрвакыттагыча сабырлык белән, елмаеп кына ирен тыңлап тора, ара–тирә сүз генә кыстырып ала.

Юбилярларны авыл җирлекләре башлыклары Илфира Шакирова (Наласа), Рафаэль Фәхретдинов (Яңа Кенәр), Ташкичү авыл җирлеге сәркатипләре Ясминур Хөсәенова һәм Диләрә Ганиева котлады. Балалары, оныклары котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерде, иң якын кешеләрен чәчәк бәйләмнәренә күмде.

Һәр пар ул көннең истәлеге итеп Арча ЗАГС бүлегенең “Дан китабы”на кул куйды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International